Әлмәттә шәхси йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта 66 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын Лесная урамындагы йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр фаҗига мәйданының 120 квадрат метр тәшкил итүен ачыклаган һәм янгынны сүндергән вакытта ир-ат мәетен тапканнар.
Янгынның сәбәбен ачыклыйлар.