news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә подъездда ташлап калдырылган сабый шул көнне иртән туган булган

news_top
Әлмәттә подъездда ташлап калдырылган сабый шул көнне иртән туган булган
Фото: t.me/almet_novosti

Әлмәттә булган шаккатыргыч вакыйганың нечкәлекләре билгеле булды. Биредә торак йорт подъездында юрганга төрелгән яңа туган сабый табылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, баланы әбисе калдырып киткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Шәһәр балалар хастаханәсенең балалар стационары җитәкчесе вазифаларын башкаручы Разия Галиева сөйләвенчә, ир бала табылганчы берничә сәгать алдан гына дөньяга туган булган – якынча иртәнге 6:00 сәгатьтә. Аның кендеге әле юеш иде, дип сөйләде Галиева. Баланың авырлыгы – 2808 грамм, буе – 50 сантиметр. Сабыйның тәне алсу төстә һәм җылы булган, аңа памперс кидергәннәр һәм юрганга төргәннәр.

Баланың гомеренә куркыныч янамый, аның хәле тотрыклы. Сабыйны ясалма тукландыралар, аның тән авырлыгы арта башлаган.

Шәһәр администрациясендә билгеләп үтүләренчә, Әлмәттә мондый очрак беренче тапкыр булган. Әлмәт районы башлыгының матбугат сәркатибе Дарья Антонова сөйләгәнчә, бала атна дәвамында табиблар күзәтүендә булачак. Аннан соң сабыйның язмышы белән опека һәм попечительлек органнары шөгыльләнәчәк.

Хокук саклау органнары әлеге факт нигезендә «Куркыныч шартларда калдыру» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 декабрь 2025
    Исемсез
    Киләчәктә шул бала үсеп солдат булыр, аны ташлаган теге кабәхатләрнең тыныч картлыгын кайгыртыр. Бала ташлаучыларны төрмәдә черетергә кирәк!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар