Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә фаҗига: «Егетне җирләгәндә, өе дөрләп яна башлады, зираттагылар аңын җуеп егылды»

Украинада һәлак булган Леонидны башта «Вагнер» зиратына җирләгәннәр, аннары Әлмәт районының Бута авылына алып кайтканнар. Салкын гүргә баласын салган вакытта, ананың йортына ут каба, зираттан ул көлгә әйләнгән нигезенә кайтып керә. Чаллы эшмәкәре гаиләне тиз арада өйле итмәкче.

news_top_970_100
Әлмәттә фаҗига: «Егетне җирләгәндә, өе дөрләп яна башлады, зираттагылар аңын җуеп егылды»
Фото, видео Рөстәм Гәрәевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.

«Мин кешеләрдән ярдәмне бик сирәк сорыйм, әмма монда күңел әрни, йөрәк авырта. Шундый хәл: безнең егет, «Вагнер» шәхси хәрби компаниясеннән безнең яклаучыбыз, һәлак булды. Аны башта «Вагнер» зиратында җирләгәннәр, аннары гына әти-әнисенә хәбәр иткәннәр. Гаиләсе аның җәсәден Әлмәт районынның Бута авылына алып кайткан.

Ананың кара кайгысы бу гына түгел. Баласын җирләп яткан вакытта, аларның йортлары күмергә әйләнгән. Коточкыч бу, кешеләр йорт-җирсез дә калган. Кайгы өстендә кайгы, мондый хәлләрне күз алдына да китерә алмый идем», –дип яза Рөстәм Гәрәев социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Рөстәм Гәрәев – Чаллыда тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнүче эшмәкәр, ул фаҗигагә юлыккан гаиләгә ярдәм итәргә алынган. Әмма ул бөтен чыгымны да үзе генә күтәрә алмаячагын әйтә һәм танышларыннан ярдәм өмет итә. Аның сүзләреннән аңлашылганча, баласын салкын гүргә илтеп салып, әле шуның өстенә, шул ук көнне йорт-җирсез дә калган ана хәсрәтен бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый. Зираттан баласын җирләп кайткан ана документларсыз, киемнәрсез урам уртасында басып калган.

«Иң коточкычы – улын җирләп яткан вакытта, ананың өе дөрләп яна. Зират тау башында урнашкан, янгын бөтен җыелган кешенең күз алдында була, күпләр бу хәлдән аңнарын югалтып егыла. Егетне күмеп яталар, ә өй дөрләп яна», – дип сурәтли бу вакыйганы Рөстәм.

Әлмәт районының Бута авылы егете Леонид «Вагнер» хосусый хәрби компаниясендә хезмәт иткән. Аның 8 яшьлек малае – әтисез, хатыны тол калган. Балага әтисенең үлүен хәбәр итмәгән булганнар, бу турыда ул берничә көн үткәч, очраклы гына белгән. Леонидның әнисе хәзерге вакытта кодагыйларында яши.

Бута авыл җирлеге дә, Әлмәт районы администрациясе дә бу гаилә әгъзаларының телефон номерларын, шәхси мәгълүмат турындагы законга таянып, бирүдән баш тартты. Әлмәт районы администрациясендә бу фаҗига турында хәбәрдар булуларын, гаиләдән әлегә берәүнең дә ярдәм сорап килмәвен белдерделәр.

Леонид, хәрби хезмәткә җиткәнче, мөмкинлеге булган саен кайтып, Бута авылында йорт сала башлаган булган. Ул туган авылында үз йорты белән яшәргә хыялланган. Аның бу хыялы тормышка ашмый калды.

Төзелә башлаган йортны җиренә җиткерү эшенә эшмәкәр Рөстәм Гәрәев алынган. Аның сүзләренчә, ул ел саен кешеләрне берләштереп, изге гамәлләр кыла. 2023 ел өчен дә шундый вакыт җитте, ди ул. Рөстәм Гәрәев ярдәмгә җыелган 65 мең сумны Леонидның әнисенә тапшырган, кием-салым алганнар.

Рөстәм сүзләренчә, Леонидтан калган төзелеп бетмәгән өйнең диварлары, түбәсе, тәрәзәләре генә бар. Җылылык кертергә, электрика, сантехника, мебель, койма куярга кирәк. Ул ике тапкыр шул урында булган, төрле ярдәм кабул итә.

Рөстәм Гәрәев белән дә элемтәгә чыктык. Ләкин ул хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең әнисен журналистлар белән элемтәгә чыгарырга шикләнүен әйтте. «Ә бәлки, сез Киевтандыр», – дип, бу эштә сак эш итү яклы булуын белдерде. Аның сүзләренчә, ана өчен йортны төзекләндерү эшенә хәрбинең хатыны һәм апасы тотынган.

Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, район бу гаиләгә йортка ут һәм газ кертергә булышачак. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100