news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә бер түрә, мобилизацияләнгәннәр өчен дип, алдап, үзенә акча җыйган

news_top
Әлмәттә бер түрә, мобилизацияләнгәннәр өчен дип, алдап, үзенә акча җыйган
"Татар-информ" архивы

Әлмәт суды район башкарма комитетының икътисад идарәсе сәүдә бүлеге башлыгы Дамир Хәбибуллинга карата сак чарасы сайлады. Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен акча җыюда мошенниклык кылуда гаепләнә. Тикшерү вакытында түрәне 2 айга – 16 июльгә кадәр сак астына калдырдылар. Бу хакта KAZANFIRST сайты яза.

Тикшерү версиясе буенча, Хәбибуллин, махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен дип, Әлмәттәге эшмәкәрләрдән акча җыйган. Бу акчалар 15 меңнән 50 меңгә кадәр булган. Моның өчен аны 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар