Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә баласын җәзалаган өчен хөкем ителгән хатын кайнанасын да буган

news_top_970_100

Әлмәттә кайнанасын буып үтерергә маташкан хатынны хөкем итәләр. Мировой судта бу хатынны гаепле дип тапканнар инде. Хәзер адвокатның апелляциясен карыйлар. Әлеге хатын урлау, баласын җәзалаган өчен хөкем ителгән булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Гаиләдә җәнҗал гел чыгып торган. Моңа кадәр килен белән кайнананы 4 тапкыр мировой судта татулаштырып караганнар. Ләкин бу юлы эш тирәнгә кереп киткән. Талаш вакытында кайнана һәлак була язган. Җинаять эше ачылган.

«Эшен ташлады, эчә башлады, караклык китте – кибеттән, шәхси кешеләрдән, миннән. Гел исереклек, гел исереклек», – ди кайнана.

Хөкем ителүче хатынны 3 тапкыр – кибеттән урлаган өчен, 1 тапкыр җәзалаганга, системалы рәвештә кыйнап торганга җәзага тартылган инде. Аның 10 яшьлек кызы шундый «үзенчәлекле тәрбиядә» яшәгән. Шулай ук аның 15 яшьлек улы да булуы билгеле.

Суд карары буенча, бу хатын 3 ел да10 ай гомуми режимлы колониядә утырачак, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100