Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә әти кеше кызын чиратсыз кабул итмәгән өчен табибка суккан – видео

news_top_970_100
Әлмәттә әти кеше кызын чиратсыз кабул итмәгән өчен табибка суккан – видео

Әлмәттә бер ир кызын чиратсыз кабул итмәгән өчен врачны кыйнаган, дип хәбәр итәләр социаль челтәрләрдә. Моның видеосы да таралды.

Бу хәл балалар поликлинкасында булган. Ир, 12 яшьлек кызын ЛОР табибка чиратсыз кертмәкче була. Бу вакытта табиб икенче бер авыруны караган була. Иргә чыгып китәргә кушалар. Әмма ир табибка суга. Бер чыганакта – ул амбулатор карта белән, икенчесендә йодрык белән суккан, дип язалар. Аннары ул ишекне тышкы яктан тотып тора, табибка чыгарга бирми.

Кызның колагы сагыз белән томаланган булган – бу «ашыгыч ярдәм» күрсәтү кирәк булган очракка керми.

Поликлиникада полиция чакырганнар.

Табиб бу ирнең моңа кадәр дә чиратсыз керергә яратканын әйткән, әмма моңа кадәр берәүне дә кыйнаганы юк иде, дигән.

Социаль челтәрләрдә бу ирне яклаучылар да, яманлаучылар да бар.

«Анда кергән саен минем үземнең бөтенесен кыйныйсы килә. Әле бер табиб юк, әле икенчесе, анализларны көн саен бирәсе, августка кадәр бөтен табибка язылып куйганнар. Көч-хәл белән неврологка язылдым, ә анда «ул – больничныйда» диелгән, яңадан язылырга кирәк. Ә миңа бүген дәвалау кирәк. Монда тимер нервылар да сынар»;

«Гөлшат, бу – сиңа табибны кыйнарга ярый, дигән сүз түгел бит. Әйтик, сез хирургта утырганда, кемдер кереп аны кыйный башласа, ошар идеме?»;

«Тик торганда гына кермәгән инде бу ир. Берәр нәрсә әйткәннәрдер дә кызып киткәндер. Табиблар нормаль акча эшли, кешечә сөйләшә дә алырлар иде, аннары хөрмәт тә булыр»;

«Табиб бит караудан баш тартмаган»;

«Ни генә булса да, бу – үзеңне алай тотарга рөхсәт бирми»;

«Табиблар болай да җитми, алар түләүле хастаханәләргә китә. Менә шундый әти-әниләр аларны җибәрә дә инде».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100