Әлмәттә 30 август вакыйгасы: гаепне гүр иясенә тагу дөресме?
Әлмәтнең «Сәламәтлек» паркында 13 яшьлек Алан Үтәшевның аягына тимер койма төшә. Малайның әнисе әйтүенчә, шул көннән соң Аланның тормышы сызып аткандай була. Ул хәзер гел дарулар гына эчә, гаилә репититор, табибларга йөреп, күп акча сарыф иткән. Ә Аланның бу хәленә төшүенә җаваплы кешеләр баланың әнисен гаепли һәм койманы да төзәтергә теләми.
Бу 2021 елның 30 августында – Республика көнендә Нефтьчеләр шәһәрендәге бәйрәм рухын бөтенләй юкка чыгарырлык зур фаҗига булырга мөмкин иде. Әмма 13 яшьлек Алан Үтәшевның уяулыгы зур фаҗигане булдырмый кала. Әлмәт шәһәренең Зифа Балакина урамында «Сәламәтлек» паркы янында басып торган балалар өстенә 400 килограммлы тимер койма ава. Алан янында торган сигез яшьлек кызны кырыйга этеп җибәрергә өлгерә. Бу уяулыгы өчен Аланга соңыннан «Безнең заман геройлары» республика иҗтимагый премиясе лауреаты дигән диплом тапшыралар һәм медаль бирәләр.
Әмма малай үзе китеп өлгерә алмый – малайның уң аяк табаны сына.
Ул көнне минем улым «Сәламәтлек» паркына дуслары белән футбол уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә киткән иде. Иртән алар команда белән Чистайга барырга җыендылар. Минем аңлавымча, көчле тавышта бер-берсен ишетә алмаганга күрә, алар сөйләшергә койма буена барып басалар. Дуслары белән саубуллашканда, Алан койманың икенче ягында басып торган. Шул мизгелдә, койма авышып китеп, улымның өстенә ава башлаган. Ул тиз генә 8-10 яшьләрдәге кызны кырыйга этеп җибәрергә өлгерә, ә үзенең аягы койма астында кала. Аланның дуслары койманы бергәләп күтәргән. Радмир белән Алмаз исемле малайларга аерым рәхмәт, – дип сөйләде баланың әнисе Регина Үтәшева.
Үзәк район хастаханәсе паркның каршы ягында гына – ашыгыч ярдәм тиз килеп җиткән. Аланның дуслары аның әнисенә шалтырата. Регина ул вакытта өйдә кечкенә баласын караган була. Такси белән килеп җиткәндә, Аланны травматология бүлегенә салган булалар. Снимок ясаткач, аяк табанының дүрт сөяге сынуы билгеле була. Ә медэкспертиза ни өчендер ике сөяге сынган дигән нәтиҗә чыгарган. Экспертиза тимер койманың авырлыгы 400 кг чамасы икәнен исбатлаган.
«Безнең хәзер дару эчмәгән көнебез юк»
Ә алга таба иң куркынычы башланды, – дип дәвам итте ана кеше.
Минем тагын ике күкрәк балам бар. Дүртенчесен табу авыр булды, табиблар авыр күтәрергә рөхсәт итмәде. Әмма мин үземнең җәрәхәтләнгән баламны карамыйча булдыра алмыйм. Мин аны бәдрәфкә кадәр күтәреп бара идем. Ә ул бит инде яшүсмер бала! Миннән нык оялды. Таякка таянып булса да, үзе йөрергә тырышты. Егылган очраклары да күп булды. Беркайчан да еламаган, ир-ат сыйфатлары гына хас булган баланың үкси-үкси елавын күреп, йөрәгем өзгәләнде. Икебез дә бик каты елый идек. Күп борчылганга, минем күкрәк сөтем дә югалды. Нәни баланы имезә алмыйча интектем.
Аланны төшенкелеккә бирелмәскә өндәдем. Ул спорт белән шөгыльләнә иде, аннан аерылуны бик авыр кичерде, футбол анда дәрт һәм кызыксыну уята. Аягы сынгач, стрессны басар өчен, күп ашый башлады. Чипсы, газировкаларга бик исе китми иде, ә авырган чагында шулар белән генә тукланды. Мин башта каршы килмәдем. Безнең хәзер дару эчмәгән көнебез юк. Койма төшкәннән бирле, көненә дүрт мәртәбә дару эчә. Иртән, төшке ашта, тренировка алдыннан һәм кич белән. Дару эчәргә онытса, битләре кызарып чыга, кан басымы күтәрелә. Алан бик тыйнак һәм горур бала. Хәле начар булса да, зарланырга яратмый.
Кан басымы югары булуга карамастан, күнекмәләргә йөртәсезме?
Аланга йөрергә ярамый, әлбәттә… тик ул йөри. Әгәр дә без аңа каршы килсәк, ул төшенкелеккә биреләчәк. Даруын эчсә, кан басымы күтәрелми аның.
Әтисе Аланны дәваларга булыштымы?
Иремнең әнисе инвалид, ул күбрәк аңа булыша. Ирем эш буенча командировкага еш китә. Өйгә бик сирәк кайта. Бөтен авырлыклар минем җилкәмә төште. Беркемнән дә ярдәм булмады, – ди ана кеше.
Алан: «Төннәрен куркыныч төшләр күрәм, кан басымы күтәрелә»
Алан бер ай вакыт гипс киеп йөргән. Гипсын салгач, мәктәпкә йөри башлаган. Әмма дәрестә утырганда кан басымы 180 гә кадәр күтәрелгәч, табиблар аны өйгә кайтарып җибәрә башлаган. Регина әйтүенчә, моңа кадәр андый хәл күзәтелгәне булмаган. Табиблар кан басымы күтәрелү сәбәбе аденоидлар дип шикләнгән. 10 декабрь көне баланы ике атнага Үзәк район хастаханәсенә салалар. Аңа анда баш мие энцефалопатиясе дигән диагноз куйганнар.
Әнисе белән сөйләшкәннән соң, Аланның үзенә дә шалтыраттым.
Хәзер мин үземне ярыйсы хис итәм. Әмма кайвакыт аякны көзән җыера. Төннәрен куркыныч төшләр күрәм, кан басымы күтәрелә. Хәтта караваттан егылып төшкәнем бар.
Минем савыгуымны бөтен командам көтте. Өемә килеп, хәлне белделәр, хатлар яздылар, даими шалтыратып тордылар. Мин спортсыз яши алмыйм. Киләчәктә дә футболчы буласым килә. Минем кумирым – Криштиану Роналду, – дип сөйләде миңа Алан. Тавышы буенча, малайның хәле әйбәт тоелды.
Шикле кеше – гүр иясе
ТР буенча РФ Тикшерү комитеты 2021 елның 31 августында ук бу факт буенча җинаять эшен кузгаткан. Койманы төзегән «СтройСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләүче М.Н. Маркидонов гаепле дип шикләнелгән. Ул анда эретеп ябыштыручы булып эшләгән булса кирәк.
Регина моны суд башланыр алдыннан гына белә һәм бу кеше гаепле дигән белән килешми.
Шул вакыт эчендә алар гаепне кемгә дә булса аудару мәсьәләсен хәл иткәннәр, – ди ул.
Болай шикләнергә сәбәпләр бар, ди Регина. Беренчедән, аңа эш урыныннан инструктажның копияләрен күрсәтми торганнар. Регина Маркидоновның үзе сөйләшергә теләгән. Әмма судта: «Кызганычка каршы, Маркидонов вафат», – дигәннәр. Ни өчен дигәнгә җавап – спиртлы эчемлекләр белән мавыккан диелгән.
Регина койманы кем куйган дигән сорауга җавап эзләп, эретеп ябыштыручының төрле документларын чагыштырып караган. Анда имзаларның төрле булуын күргән.
Ни өчен алар җавапсыз кешене мөһим объектка эшкә алганнар?! Аның ничек эшләгәнен беркем дә тикшермәгән бит. Актарына торсаң, әллә нәрсәләр казып чыгарып була. Эшчеләргә хәтта инструктаж да үткәрелмәгән. Документларны экспертизага бирсәм!? Ялган өстенә ялган! – дип ярсый Регина.
Проект буенча, койманың секциясе тоташ булырга тиеш. Ә чынбарлыкта алар элмәктә генә тора.
Бер ел элек мин аларга: «Минем сезгә ике үтенечем бар. Сезгә һәм сезнең җитәкчеләргә каршы мәгълүмат җыярга теләгем юк. Минем баламны аякка бастырыгыз һәм коймаларны төзәтегез», – дидем. Бүген исә мин эшне ахырга кадәр җиткерергә ниятлим. Бер ел узса да, коймалар шулай ук хәлдә. Мин бу көннәрдә «Сәламәтлек» паркында булдым. Балалар койма янында пикникта утыра, уйный. Ул коймалар балаларның башына килеп төшәргә мөмкин бит!
«Миңа йөз мең биреп, бу эштән котылмакчы була»
Суд алдыннан Регина «СтройСервис» директоры Фәнис Шәйхетдинов белән очрашкан. Ул өйдә ике бала белән булганлыктан, директор аларга үзе килгән. Ул баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып барырга, бөтен чыгымнарны үз өстенә алырга тәкъдим иткән. Регина хастаханәдәге һәр түләүле процедурадан соң, чекны аңа җибәрергә һәм акча сорарга тиеш булган. Әни кеше бу шартны кабул итмәгән.
Ник мин аңа шалтыратып, акча җибәрегез дип ялынырга тиеш? Мин моны күз алдына китермим. Мин аның белән тыныч кына сөйләшергә тырыштым. Әмма алар үзләрен гаепле санамый. Ул гафу да үтенмәде, баланың хәлен дә сорамады! Ә хәзер икешәр адвокат яллап, бөтен нәрсәне кире кагарга омтыла. Янәсе, мин репетиторга, массажга малайны үз теләгем белән йөртәм. Кыскасы, аларны бу борчымый. Бер суд та мине икенче эш ачылу буенча чакырмады! Иң мөһиме, аларның адвокат белән юристларны ялларга акчалары җитә, ә балама булышырга бер тиен дә юк! Кайда монда дөреслек? – дип канәгатьсезлек белдерде ул.
Регина әйтүенчә, суд алдыннан Шәйхетдинов аңа 100 мең сум акча тәкъдим иткән. Регина баш тарткан. Суд карары буенча, Үтәшевлар гаиләсенә 30 мең сум түләү билгеләнгән. Гаилә ул суммадан да баш тарткан, чөнки барлык чыгымнарны исәптә тотып, 200 мең сум таләп итәләр.
Миңа йөз мең биреп, ул бу эштән котылмакчы була. Беренчедән, улымны дәваларга күбрәк акча китте, ә икенчедән, аларны койма борчымый, – ди Регина.
Фәнис Шәйхетдинов: «Аферистка ул!»
Бу хәлгә тагын да ачыклык кертү өчен «СтройСервис»ның директоры Фәнис Шәйхетдиновка шалтыраттым. «Үтәшева» фамилиясен ишетү белән, ул кызып китте:
Аферистка ул! Алдакчы хатын! Ул бала хисабына акча эшләргә тели! Минем фикерне ишетергә теләсәгез, менә шул!
Регина Утяшева әйтүенчә, коймалар әлегәчә төзәтелмәгән. Аның сүзләрен раслый торган видео бар.
Мин – гади эшче! Коймаларның миңа бер катнашы юк. Аңламыйм, сез миннән нәрсә телисез?! Мин шәһәр администрациясе дә, төзүче дә түгел. Аларга шалтыратыгыз! Мин белмим, – диде ул.
Кыска, әмма эмоциональ сөйләшү булды.
Юрист: «Закон буенча, монда хокук бозу юк»
Соңгы суд 14 июль көнне булган. Ул Регина өчен уңышсыз үткән. Суд әхлакый зыян өчен биргән дәгъваны кире каккан. Сәбәбен репетиторларны Регина үз теләге белән яллаган, ә кан басымы баланың тумыштан ук югары булган дип аңлатканнар.
Мин Регинаның юристы Анастасия Кузнецова белән элемтәгә чыктым:
Закон буенча, монда хокук бозу юк. Биредә күбрәк намус һәм кеше мөнәсәбәте мәсьәләсе. Мин Шәйхетдиновның Регинаның өенә килгәнен беләм. Ул баланы дәвалар өчен түләргә әзер булуы турында әйткән. Тик мин, юрист буларак, әлеге вәгъдәне юридик яктан беркетү авыр икәнен беләм. Сүз әхлакый зыян турында бара икән, кагыйдә буларак, җавап бирүче як алар риза булган сумманы түли. Әхлак билгеле бер газаплар һәм эмоциональ кичерешләр белән бәяләнә. Эш шунда ки – алар судта тулаем дәгъвага каршы, дип белдергән. Алар үзләрен гаепле түгел ди һәм дәгъвадан баш тартуны сорый! Башта алар малайга ярдәм итәргә һәм аңа санаторий өчен түләргә вәгъдә биргәннәр иде. Әлбәттә, барысы да телдән. Шуңа күрә мин әлеге вәгъдәләрне язмача беркетүләрен сорадым. Тик алар моңа каршы. Малайның әти-әнисенә бер тиен акча күчермәгәннәр.
Минем клиентым ире белән берлектә 4 бала тәрбияли. Балаларга лаеклы тәрбия бирелә. Моңа малайның гамәленнән, спорт казанышларын чыгып инанып була. Хәтта ТР Президенты аны бүләкләде. Ә җавап бирүчеләр кешелекле түгел. Икешәр адвокат яллаганчы, балага ярдәм итсеннәр иде!
Киләсе суд 24 августта була дип көтелә. Регинадан судка табиблар чакыртуны сораганнар. Табиблар малайның кан басымы күтәрелүе аның сынган аягы белән бәйле булуны исбатларга тиеш.
Регина Татарстан Президентына да хат юллаган.
«Ни өчен ана кеше суд ярдәмендә үзенең баласының хәл торышын дәлилләп йөрергә тиеш? Минем балам булмаса, зыян күрүче балалар саны күбрәк булыр иде. Гаепле кешеләр тиешле җәзасын алсыннар. Үз кесәләрен тутырганчы, кешеләр тормышы турында уйласыннар иде. Зинһар, булышыгыз!»
Шәһәр администрациясе белән сөйләшү: «Җинаять эше туктатылды»
Әлмәт районы хакимиятеннән җавап алу озакка сузылды. Унбиш минуттан әйтәбез дигән җавап рәсми хат сорау белән төгәлләнде. Район башлыгы Тимур Нагуманов отпускта икән. Аның исеменә җибәрелгән хатка төгәл бер атнадан шушындый кыска гына җавап килде:
1. Суд карары нигезендә, оешманың эретеп ябыштыручысы гаепле дип табылды. Аның үлеменә бәйле рәвештә, җинаять эше туктатылды.
2. Койма төзәтелде.
Күргәнебезчә, фотография узган елның декабрендә төшерелгән (кар күренеп тора). Монда бер генә койманың төзәтелгәне күренә. Регина Үтәшева калган коймаларның төзәтелмәгәнен исбатлый алган видеолар төшереп җибәрде. Койманың элеккечә элмәккә генә эленеп торганы күренә. Димәк, кеше сәламәтлегенә янаган коймалар өчен әлегә кадәр беркемнең дә җавап бирәсе килми.