news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә 19 яшьлек егет машинасында янып үлгән

news_top
Әлмәттә 19 яшьлек егет машинасында янып үлгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Әлмәт шәһәрендә Чехов урамындагы 23нче йорт ишегалдындагы парковкада Chevrolet Cruze автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иткәннәр.

Чит ил машинасы эчендә 19 яшьлек егет булган. Кызганычка, ул һәлак булган.

«Янгын мәйданы 0,5 кв.м тәшкил итте. Алгы утыргычта булган 19 яшьлек ир-егет һәлак булды», – диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар