Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт техникумында физкультура дәресендә студент үлгән

news_top_970_100

Әлмәттә политехник техникумда физкультура дәресендә икенче курс студенты үлгән. Бу хакта «Mash Iptash» телеграм-каналы яза.

Якынча фаразлар буенча, егетнең йөрәге туктаган. Табиблар аны терелтергә тырышып караган, тик файдасыз .

Студентның курсташлары әйтүенчә, физкультура укытучысы аны шөгыльләнергә мәҗбүр иткән.

Укучылар сүзләренчә, дәрестә 2 төркем һәм 2 укытучы булган. Күнегүләрдән соң беренче төркем ял иткән, икенче төркем волейбол уйнарга керешкән. Тупны идәнгә төшереп җибәргән студентлар 10-15 мәртәбә «отжимание» ясарга тиеш була. Ә теге егет хәле юклыкка зарланган булган, тик укытучы моңа гына бирешмәгән. Бер мизгелдә егет аңын югалта. «Ашыгыч ярдәм» килә. Башта егеткә адреналин кадыйлар, аннан реанимациягә алып китәләр. Кызганыч, егетне коткара алмыйлар.

Студентның үлеме буенча җинаять эше ачылган. Студентлар, техникум җитәкчелеге бу хәлне «йомып» калачак, дип ышана. Укытучы бу хәл турында аңлатма бирүдән баш тарткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100