Әлмәт табиблары брошь йоткан дүрт яшьлек баланы коткарган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Әлмәт район хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бала күкрәк читлеге авыртуга зарланган һәм ашаудан баш тарткан, шулай ук селәгәе бик күп бүленеп чыккан. Табиблар караганда әти-әнисе бала брошканы күрсәтмичә йоткан булырга мөмкин, дигән. Рентген баланың үңәчендә чит-ят әйбер булуын раслый.
Шуннан соң балага ашыгыч операция ясыйлар һәм нечкә зонд ярдәмендә табиблар брошканы сак кына ала. Хәзер баланың гомеренә куркыныч янамый.
«Вак һәм очлы әйберләрне кечкенә балалар ала торган җирдә калдырырга ярамый. Батарейкалар, магнитлар, тәңкәләр, булавкалар һәм бизәнү әйберләре йоткан очракта, җитди куркыныч яный һәм экстрен хирургия ярдәме таләп ителергә мөмкин», – дип кисәтә табиблар ата-аналарны.