news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәт районы башлыгы: «Беспилотниклар җитештерү объектларына һөҗүм итәргә тырыша»

news_top

Украина беспилотниклары җитештерү объектларына һөҗүм итәргә тырыша, – дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова. Бу хакта «ЮВТ-24» яза.

«Хәзерге вакытта җитештерү объектларына беспилотникларның күпләп һөҗүм итү омтылышы теркәлде. Һава һөҗүменә каршы көчләр һәм РЭБ чаралары көчәйтелгән режимда эшли. Куркыныч янамый», — дип хәбәр итә җитәкче.

Әлмәтлеләрдән тынычлыкны саклауны һәм ачык һавада булуны чикләүне сорыйлар. Куркыныч янаса, яшеренү урыннарына бару кирәклеге турында сигнал биреләчәк.

Шулай ук халыктан пилотсыз аппаратларны һәм аларның һөҗүм нәтиҗәләрен фото-видеога төшермәүне һәм интернетка чыгармауны сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар