Әлмәт блогеры һәм туйлар алып баручы Айназ Габидуллина икенче тапкыр әни булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Блогерның ире Айдар Мәскәүдә булу сәбәпле, аны бала тудыру йортына гаилә дуслары илтеп куйган.
«Безнең тагын бер кызыбыз бар», – дип хәбәр итә бәхетле әни.