Әлмәт блогеры Айназ Габидуллина әнисен алдаган: «Бер миллионга якын акча эшлисең»

Әлмәт блогеры Айназ Габидуллина социаль челтрәдәге сәхифәсенә әнисе белән шаярткан видео куйган һәм аннан гафу үтенгән.
– Син бит беләсең, мин Илсөя Бәдретдинова белән язышам. Бу – сер инде, аны беркемгә сөйләмибез.
– Әйе! Юк инде..
– Ул хәзер яңа программа әзерли. Анда бабайны уйный торган актер яки актриса кирәк. Кайдадыр синең видеоңны күргән. «Менә шул апа килмәс микән безнең төркемгә», – ди. Концерт саен 4 мең түли, 200 концерт. Вәт, сиңа почти 1 миллион.
– !!!
– Илсөя Ядкәревна, ул бит безнең мәктәптә укыта, дип әйттем инде.
– Эшне ташлап… Ничек эшне ташлап. Иии… Барасы да килә. Ул бит шунда ияреп йөрисе була инде. Бу – бик кызык тәкъдим инде. Чыгып китәсең, рәхәтләнеп йөрисең…
– Юл да куркытмый инде, әни?
– Юк, юл бөтенләй куркытмый. Сәяхәт кызыктыра, мин бик яратам андый әйберне. Бер елга ничек китәргә эштән? Киләсе елга чакырмыймы соң? Киләсе елга эштән китәр идем.
– Хәзер менә! Әни, мин моны уйлап таптым!
– Әй-йәй! Шундый «заманчиво» иде, нык «заманчиво»!
«Шундый ихлас апа бит ул. Уф, болай да нык ярата идем үзен. Нык-нык итеп кочаклыйсы килде. Очрашырга насыйп булсын», – дип язган видеоны караган Илсөя Бәдретдинова үзе.