news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмас Хөсәенов: «Кайда тавыш күрсәтергә кирәк – шунда мине чакыралар»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, күпсанлы халыкара җыр бәйгеләре лауреаты, яшь, талантлы җырчы Алмас Хөсәенов белән иҗат, җырчылар арасындагы дуслык һәм мәхәббәт турында сөйләштек.

news_top
Алмас Хөсәенов: «Кайда тавыш күрсәтергә кирәк – шунда мине чакыралар»
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Җыр дөньясына ничек кереп киттегез?

Мин балачактан җыр дөньясында. Әби-бабаем җырлый, курайда уйныйлар, ә мин аларны күреп, үзем дә моңа тартылдым. Халык җырларын да яхшы беләм, иң авырларын мин башкарам.

Иң беренче башкарган җырыгызны хәтерлисезме?

Иң беренче, барлык әниләрне дә елата торган, «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын башкардым.

Сез тумышыгыз белән Башкортстаннан,Татарстан сезне нәрсәсе белән кызыктырды?

Минем укытучым Актаныштан иде, шуңа иҗат юлым Татарстанда Актаныштагы «Агыйдел» ансамблендә башланды. Аннары мин Уфага кайттым, анда да эшләп карадым, тик күңелгә ятмады. Татарстанга кире 2018 елда килдем.

Бер интервьюда «Башкортстанда җырларга чакырмыйлар» дигәнсез, Татарстанда моның белән хәлләр ничек соң?

Әлбәттә, монда чакыралар, мин бит хәзер монда яшим. Халык җырларын җырлыйм, катнашмаган конкурсым да калмады. Кайда тавыш күрсәтергә кирәк – шунда мине чакыралар: зур чараларга, башка илләрдән килгән кунаклар алдында чыгыш ясарга. Хәзер үземне эстрада юлы белән бәйлим, компзоитор буларак, җырлар иҗат итә башладым, аларны дусларымнан да сатып алам.

Башка илгә күченеп китү теләге юкмы?

Соңгы арада бу теләк барлыкка килә башлады. Декабрьдә чаралар үткән елгыга караганда әзрәк булды, шуңа өйдә яттым. Концертлар да сирәгрәк була башлады кебек. Бер ай алар бар, икенче айга инде юк. Миңа җырлау җитми сыман, шуңа Казахстанга яисә Үзбәкстанга, Кыргызстанга барып, җырлап карыйсы, андагы фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашасы иде.

Сезнеңчә, зур сәхнәдә чыгыш ясау өчен махсус белем кирәкме?

Минемчә – кирәк. Син бит, җырлап, милләтне күрсәтәсең. Җырны, аның тарихын белсәң, башкара алсаң, үзеңне күрсәтеп була. Шуңа без министрлык концертларында, башка илләрдән кунаклар килгәндә халык җырларын җырлыйбыз, милләтнең йөзен, мәдәниятен күрсәтәбез.

Фото: © Алмас Хөсәеновның шәхси архивыннан

«Халык җыры бөтен сәләтеңне, тавышыңны күрсәтә, ә эстрада...»

Халык җырларын үзгәртеп җырлауга ничек карыйсыз?

Халык җырларына үзгәреш кертергә ярамый, дип уйлыйм. Алар безнең ата-бабаларыбыздан килгән, аларны Европа стилендә җырларга ярамый. Ул җырлар болай да матур, үзенчәлекле милизмлы, безнең милләтнең ДНКсы, «код»ы сыман. Эстрада җырларын үзгәртсеннәр, алар күп бит.

Сезнең иң яратып башкара торган халык җыры нинди?

Күп инде алар. Иң-иң ошаган өчесе – «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү».

Халык җырларын башкару белән эстраданыкын башкару арасында аерма бармы? Аларга махсус әзерлек кирәкме?

Бу – җырчыдан торадыр, дип уйлыйм. Мин гел беренче – халык җырларын, аннары үземнекеләрен башкарам. Халык җыры бөтен сәләтеңне, тавышыңны күрсәтә, ә эстрада – эстрада инде ул.

Тавышыгызга ниндидер күнекмәләр ясыйсызмы?

Әлбәттә, чыгышлар алдыннан «распевка»лар ясыйм, тавышны өскә күтәрәм, аска төшерәм. Ансыз берничек булмый. Мин 2 ел буе, һәр көн саен күнекмәләр ясап, тавышымның мөмкинлекләрен арттырдым. Талант кына аз, үз өстеңдә эшләргә кирәк.

Берәр концерт алдыннан тавышыгыз беткәне бармы?

Бер тапкыр микрофонсыз концерт алдыннан тавышым бетте. Мин иң элек, бу концертның микрофонсыз икәнен белгәч, бик куанган идем. Тавышым, сәләтем бар, халык җырын сузармын, дигән идем. Ә концерт алдыннан шундый хәл килеп чыккач, авыр булды инде. Ни генә эшләп карамадык, әз генә тавыш барлыкка килде. «Миелдап» кына җырлаган кебек булды ул. Без робот түгел, төрле хәлләр булгалый инде, бу – нормаль күренеш. Өске ноталарны алып җырлыйм, шуңа миңа җил тидерергә дә ярамый.

Алайса, сез бу салкыннарда бик сакланып, киенеп йөрисездер инде?

Юк, мин 2016 елдан бирле башлыксыз йөрим. Армиядән соң чирләгәнем юк. Амур өлкәсендә хезмәт иттем, анда минус 50 градус иде, иммунитетым ныгып кайтты.

Армиядә дә җырладыгызмы?

Юк, мин анда җырлый белүемне беркемгә әйтмәдем. Армиягә кадәр Дәүләт ансамблендә эшләдем, моннан туйган идем инде. 8 ай хезмәт иткәч, безгә бер коллектив концерт белән килде. Ноталарга да эләкмәделәр, мин җырлауларына көчкә түзеп утырдым. Аннары старшинадан чыгып җырларга рөхсәт сорадым, ул ризалык биргәч, 3 мең кеше алдында «Влюбленный солдат» җырын башкардым. Шул көннән «часть»нең «йолдыз»ына әйләндем. Җитәкче миңа 1 чиләк сгущенка тоттырды. Безгә ул вакытта баллы әйбер җитми иде, рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Калган 4 аем гастрольләрдә йөреп узды инде.

Армия нәрсәгә өйрәтте?

Армия баштагы уйларны рәтләргә, тәртипкә китерергә өйрәтте. Кешеләрнең нинди икәнен карашыннан, үз-үзен тотышыннан белергә өйрәндем. Армия адаптация үтәргә өйрәтә. Хәрби кешеләр бик җитди, алар белән шаярып булмый. Алар зур идарәгә ия. Армиядә 4 сәгать йоклыйсың, иртә торасың, эшлисең, анда-монда барасың. Ә хәзерге яшьләрнең «артларына тибүче» кеше юк сыман. Без олылардан курка идек. Ә хәзер яшьләр әти-әниләреннән курыкмый, киресенчә, каршы дәшәргә генә торалар.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Мәхәббәт башта бар, аннары – юк, аннары тагын бар»

Сез тормыш иптәшегез белән кайда һәм кайчан таныштыгыз?

Без аның белән Башкортстанда сәнгать көллиятендә бергә укыдык, хәзер 13 ел бергә. Ике балабыз бар, икесе дә җырлыйлар. Улымның тавышы бар, әйбәт җырлый. Концертымда да чыгыш ясаячак. Хатыным җырламый, ул балалар белән шөгыльләнә. «Җырлыйсың киләме?» – дип сораганым да юк. Бер өйдә ике җырчы бик үк әйбәт түгел. Мин йолдызнамә буенча укчы – «бәйләнчек». Кеше әзрәк ялгышса, мин аңа әйтәм – ә кайбер кеше моны кабул итми. Бәлки, хатыным шуңа җырлау теләген сиздермидер.

Сез көнчеме?

Юк, ә тормыш иптәшем көнче. Хәзер генә көнчелеге бераз кимеде. Артык көнчелек начар ул, чөнки төрле фестивальләргә, гастрольләргә йөрисе, әзерләнәсе, ә өйдән шалтыратып, контрольдә тота башласалар – тагын да авыр. Кәеф бетә, ә ул булмагач, бөтен сәләтеңне күрсәтеп бетереп булмый. Киресенчә, «әйбәт», «булдырасың» диеп, көч биреп торсалар рәхәт.

Хыянәткә ничек карыйсыз? Гафу итә алыр идегезме?

Начар карыйм, бу – әйбәт әйбер түгел. Хыянәт белән очрашкан юк, минем яктан бу гамәл булмаячак та, чөнки мин кечкенәдән әби-бабамның җылы мөнәсәбәтләрен күреп үстем. Хыянәтне гафу итә алмас идем, мин кешеләргә икенче мөмкинлек бирмим, тәртипне, чисталыкны яратам. Өйләнгәнче, кызларым булгалады, аралар өзелгәч, алар мәңгелеккә «кара исемлек»кә китәләр иде.

Кешенең холкында иң ошаган яклар нинди?

Аралашудагы җиңеллек. Кайбер кешеләр белән диалог төзү, уртак тел табу бик җиңел, ә кайберләре белән сөйләшү авыррак.

Сез романтикмы? Хатыныгызның кулын ничек сорадыгыз?

Без инде ничә еллар бергә торабыз. Ул романтика булмады да. Армиядән кайткач, берничә ел Уфада укыдым, эшләдем. Бу вакытта гел бергә булдык. 6 елдан соң гына никах туебыз булды. Минем әнием дә, аның әти-әнисе дә «кирәк» дип әйткәч, өйләнештек.

Алдарак романтик идем инде барыбер. Булачак хатынымны озата идем, тәмлүшкәләр алып бирә идем. Гел шугалакка йөрдек. Өч ай аралаштык, 14 февральдә очрашып йөри башладык. Мәхәббәт булды.

«Булды» түгел, «бар» дип әйтегез инде.

«Бар» дип әйтеп булмый. Мәхәббәт ул – башта гына, ә аннары инде бер-береңә ияләшү, үз өстеңдә эшләү. Син бу кеше белән каласыңмы, юкмы икәнне үзең хәл итәсең. Мәхәббәт башта бар, аннары – юк, аннары тагын бар. Кешегә ияләнәсең, алдагы кебек гашыйк күзләр белән карамый башласаң да, син ул кешегә кайчандыр бер гашыйк булгансың икән, димәк, син аны яратасың. Моны аңларга гына кирәк. Тора-бара кешегә «сеңәсең» – менә шул инде ул мәхәббәт.

Балалар җырлый, дисез. Сез, әти кеше буларак, моңа каршы түгелме?

Юк, каршы түгел. Улыбызга бу ошый, тавышы да бар. Моны үстерергә кирәк. Җырлыйсы килмәсә дә, берни әйтмим. Барысы да үзеннән тора. Миңа гаиләдә «юк» димәделәр. Киресенчә, «җырчы буласың» дип әйттеләр. Мин «җырчы булырмын» дип уйламадым да, бандана, кепка киеп, урам егете булып йөрдем. 16 яшьтә генә «җырчы булам» дигән фикергә килдем.

Мин нәрсә эшләсәм дә, әни каршы тормады. Җиденче сыйныфка кадәр яхшы укыдым, аннары «3»леләр ала башладым, әйткәнемчә, урам малаена әйләндем. Улым шулай булса да, мин берни әйтмим. Иң мөһиме – бу тормышта үзеңне, юлыңны табарга кирәк. Ул үзен тапса – мин бик бәхетле булам.

Гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез?

Күбрәк русчадыр. Балалар татар телендә дә, башкорт телендә дә сөйләшмиләр, әмма аңлыйлар. Мин үзем башкорт телен 16 яшьтә, ә татар телен 18 яшьтә өйрәндем. Әнием – инглиз теле укытучысы, дәү әнием рус теле укыткан. Шуңа гаиләм рус телле, мин дә күбрәк шушы телдә аралашам. Менә соңгы елларда татар телендә әйбәт сөйләшә, хәтта интервьюлар бирә башладым.

Сезнеңчә, бүген татар теле нинди халәттә?

Татар телен үстерергә, популярлаштырырга кирәк. Хәзер бу телдә китаплар, мультфильмнар чыга. Әгәр милләт теле өстендә эшләмәсә, ул югала. Барысы да халыктан тора. Татар теле югалмас, дип уйлыйм. Казанда татар телендә күп сөйләшәләр. Ә районнарда, гомумән, гел татар телендә аралашалар. Арада рус районнары да бар инде, билгеле.

Күптән түгел Уфага барган идем. «Башкортстанда Татарстанга караганда татар телендә күбрәк сөйләшәләр» дигән фикерне ишетеп кайттым.

Юк. Бу районнан, урыннан тора. Мисал өчен, Башкортстанда Учалы шәһәре бар, анда башкортлар татарча сөйләшә, диалектлары шундый.

Фото: © Алмас Хөсәеновның шәхси архивыннан

«Үзеңне башкалар белән чагыштырудан мәгънә юк»

Җырчыларның хезмәт хаклары аз, диләр...

Аз түгелдер ул, нигә аз булсын? Бәлки, «эстрадникларның» шулайдыр. Алар җыр сатып алалар, яздыралар, банкетларда чыгыш ясыйлар һәм бетте. Хәзер чын, профессионал җырчыларга бик авыр. Халык тәҗрибәле, укыган кешене тыңларга килми. Үзләренә ошаган, бер «вайб»та булган җырчыларның концертларына йөриләр. Хәзер кешеләр концертка тавыш тыңларга түгел, җыр тыңларга баралар. Мин үзем итальян җырчыларының концертларына чын көчле тавыш тыңларга барыр идем.

Татар эстрадасыннан кемнәрнең концертларына йөрисез?

Татар эстрадасыннан мин Раяз Фасыйхов концертына гына барыр иде.

Хәтта Салават абыйныкына бармас идегезме?

Салават Зәкиевичны тыңлаштыргалыйм. Мин концертларда аның белән еш күрешәм, җырлавын чынлыкта сәхнә артыннан тыңлыйм. Гомумән, миңа концертларга барып, тыңлап утыру авыр. Үзем тагын «Безнең җыр» проекты җырчыларының, иҗатташ дусларымның концертларына барыр идем.

Җырчылар арасында дуслык бармы?

Дуслык бар, әлбәттә. Барлык җырчылар да үзенчәлекле, алардан нәрсәгә көнләшергә. Үзләренең җырларын кабатланмас тавышлары белән җырлыйлар, аларның үз образлары бар. Шуңа күрә, үзеңне башкалар белән чагыштырудан мәгънә юк. Һәрберебезнең юнәлеше төрле.

Сезнең аудиториягез ничә яшьлек кешеләр?

Барлык яшь категориясеннән дә тыңлаучыларым бар. Башкортостанда «Сәяхәт» дигән альбомымны калдырдым, шуңа анда яшьләр тыңлый. Аудиториямдә 18 яшьтән 60ка, йә тагын да олыракларга кадәр тыңлаучыларым бар.

Репертуаргызда нинди темага җырлар күбрәк?

Мәхәббәт һәм ялгыз мәхәббәт темасына. Үзем шундый җырлар иҗат итәм. Күптән түгел «Туеп булмый сине яратып», «Тик син» җырларын яздым. Лирик тавышым белән башка җырлар башкара да алмыйм (көлә).

Җыр яздыру кыйммәткә чыгамы?

О-ох, бик кыйммәткә чыга, чөнки хәзер аранжировкалар яздыру бик кыйбат. Монысы кем белән эшләүдән тора. «Җыр сине ашата», – диләр, бу «эстрадникларга» гына кагыла. Безне, классик җырчыларны, халык җырлары, ретро җырлар ашата. Безгә җырыбызны популярлаштыру авыр. Яздыру, радиога бирү, телевидениега бирү – кыйммәткә чыга. Хәзер заманасы шул, бернишләп булмый.

Банкетларда эшлисезме, еш чакыралармы?

Банкетларда эшлим. Күбрәк Дәүләт чараларына, я танылган җырчыларның иҗат кичәләренә чакыралар.

Тормышыгызда иң үкенгән әйбер нәрсә?

Мин Консерваторияне дә, Академияне дә ташлап киткәнемә үкенәм. Әзрәк сабырлык җитмәде. Мин – кызу кеше, әгәр «әйдә» дисәләр, шул ук минутта әйберләремне җыеп, шул эшкә керешәм. Академиядән 2 курстан соң киттем. Казанга мине Венера Ганиева һәм Зөлфия Афзалова чакырды.

Әңгәмә өчен рәхмәт сезгә!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Укырга әле дә соң түгел. Консерваториядә укыр өчен бер киртә дә күрмим. Талант бар, халык арасына чыгу җитми. Алмас Хөсәеновның җырлавы Филүс Каһиров, Ришат Төхфәтуллиннар дәрәҗәсендә. Үзе әйтмешли, алар да төрле юнәлешләрдә җырлый, бер берсен кабатламый.
  • 20 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Юк, Алмас, тавыш тыңлый белми хәзер халык, жыр тыңларга дип тә килми жырлаучыларның концертына. Шул жырлаучыдан уздырып, кычкырып жырлап утырырга, сикереп биергә килә. Ә сәхнәдә жырчы түгел, тамада бит, ник сикермәсен халык. Ә сез- штучный жырчылар. Килер заман, безнең халыкның зәвыгы артыр, нәкь менә сезне , сезнең соклангыч тавышыгызны тыңларга килерләр.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар