Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алмаш табылмады». «Һава торышы» алып баручысы Константин Куранов үлгәнгә бер ел тулды

news_top_970_100
«Алмаш табылмады». «Һава торышы» алып баручысы Константин Куранов үлгәнгә бер ел тулды
видеодан скриншот

«Эфир» телеканалы Константин Николаевич Курановны искә ала. Халык алып баручысы 1 ел элек 5 февральдә вафат булды. Аңа 86 яшь иде. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

«Хезмәттәшләре дә, тамашачылар да аны ягымлы итеп «бабай» дип йөртә иде: игелекле, күңелле, игътибарлы. Ул көн саен «Һава торышы» тапшыруы вакытында озак еллар дәвамында һәр кич саен һәркем өчен туганга әверелде», – диелә хәбәрдә.

Константин Куранов уникаль кеше иде. 70 яшендә экран йолдызы булганга гына түгел, Татарстан журналистларының берничә буыны аңа гыйлем өчен рәхмәтле. Ул 60 елга якын Казан университетында журналистика кафедрасында укытты.

Соңгы 2 елда, пандемия башланганнан бирле, туганнары һәм хезмәттәшләре аны ковидтан саклады. Шуңа күрә бу вакытта «Һава торышы» аннан башка чыкты. Бүгенге көнгә кадәр Анастасия программаны ялгызы гына алып бара, без аңа тиң алмаш таба алмадык, диелә бу хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100