news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алма тозлау рецепты

news_top
Алма тозлау рецепты
Гөлүзә Василова

«Алма уңышын кая куярга белмәсәгез, кайнатма, сутлар эшләп арысагыз, аларны банкаларга тутырып, тозлап-шикәрләп куегыз. Тозланган алмалар (мочёные яблоки) бик файдалы. Бу ризыкны ашау алдыннан яисә ашагач та кулланырга кирәк. Белгечләр әйтүенчә, болай иткәндә, организм барлык файдалы матдәләрне үзләштерә, тән тиресе яшәрә. Ә аларны әзерләү бик җиңел!» – дип тәкъдим ителә «Баулы-информ» сайтында.

Өч литрлы банка, бер килограмм алма, өч кашык шикәр комы, бер кашык тоз, өч канәфер, ике дәфнә яфрагы, чиста су кирәк булачак.

Стерильләнгән банка төбенә канәферне һәм дәфнә яфрагын салабыз һәм чиста итеп юылган алмаларны тыгыз итеп тутырабыз.

Кайнатып суытылган суга (якынча бер литр) тоз, шикәр салабыз һәм эрегәнен көтәбез, соңыннан алмалар өстенә коябыз.

Дүрт тәүлек бүлмә температурасында торганнан соң, алар әзер булырга тиеш. Бу вакыттан соң, банкага капкач каплап, суыткычка алып куярга кирәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар