Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алманы рөхсәтсез алган өчен, әби унөч яшьлек оныгын кыйнаган һәм салкын урамга куып чыгарган

Өстендә киеме дә булмаган бала биш километр ераклыктагы күрше авылга апасы янына китә. 

news_top_970_100
Алманы рөхсәтсез алган өчен, әби унөч яшьлек оныгын кыйнаган һәм салкын урамга куып чыгарган

Башкортстанның Авыргазы районында әби кеше 13 яшьлек оныгын кыйнап ташлый һәм урамга куып чыгара. Кыз бала белән шундый вәхши мөнәсәбәтләр өчен, әбигә карата җинаять эше ачыла. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Прокуратура тикшерүе материалларыннан күренгәнчә, 60 яшьлек хатын 7 һәм 13 яшьлек ике оныгын тәрбияли. Балаларның ата-анасы юк. Узган елның декабрендә өйдә талаш була. Әби кеше олы оныгы алманы рөхсәтсез алган дип шикләнә. Әби баланы кыйный һәм өйдән куып чыгара. 13 яшьлек кыз өстенә җылы кием кимәгән килеш, кышкы аяк киемсез генә салкын урамда кала. Ул биш километр ераклыктагы күрше авылга апасы янына китә. Бала килеп җиткәч, туган апасы аны хастаханәгә илтә.

Хокук саклау органнары җинаять эше ача. Бу әбине балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифасын үтәмәүдә гаеплиләр. Хәзерге вакытта ике бала да туган апаларында яши. Аларның гомеренә куркыныч янамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100