news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алманы ничек сакларга?

news_top
Алманы ничек сакларга?
Фото: © "Татар-информ"

Җыелган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне бергә тотмау хәерле, ди агроном Анастасия Коврижных. Бу турыда «Мир» телеканалы хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бергә кышлый алмый. Алма янын сарымсак, суган һәм бәрәңге салырга ярамый. Юкса алма күршеләренең исен сеңдерер һәм начарланыр. Бәрәңге дә алма янында торудан отмый. Алмадан этилен бүленеп чыга, ә ул бәрәңгенең сыйфатына начар тәэсир итә.

Агроном алманы пычкы чүбе тутырылган агач тармада сакларга киңәш итә. Температура уңай булырга тиеш, тик 5 градустан югары түгел. Һаваның дымлылыгы 80-90% булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар