news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алманы кайчан ашарга – иртәнме, әллә киченме?

news_top
Алманы кайчан ашарга – иртәнме, әллә киченме?
Салават Камалетдинов

Белгечләр фикеренчә, алманы иртәнге сәгатьләрдә ашау хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Көннең беренче яртысында алма ашасаң, организмга максималь файда була. Кичкә метаболизм акрыная, минераллар һәм витаминнар начар үзләштерелә.

Кызыл алма кабыгында пектин күп була. Ә бу матдә эчәклек эшчәнлегенә яхшы йогынты ясый. Пектин организмнан канцероген һәм металл калдыкларын чыгара, эч катуны профилактикалый торган сөт кислотасы, киресенчә, саклана.

Алма ашау канда шикәр микъдарын стабильләштерә, шулай итеп, гәүдәдә туклыклы матдәләр балансы саклана.

Алма ашау тешләрне дә чистартырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар