news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмалы коймаклар (рецепт)

"Әлмәт таңнары" газетасыннан алмалы коймаклар рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Алмалы коймаклар (рецепт)
Коймак өчен: 500 г майсыз кефир, 2 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 0,5 бал кашыгы сода, тоз, алма.

Пешерү тәртибе:

Алма белән шикәр комын кушып яхшылап болгатабыз, кефир, тоз кушкач тагын бер кат бутыйбыз.
Сода, он салгач, артык куе булмаган камыр килеп чыгарга тиеш.
Алманы телемләп турыйбыз.

Кызган майлы табага камырны салып чыгабыз. Камыр өстенә алмаларны тезәбез, тагын бераз камыр салабыз. Ике яктан кыздырып алабыз. Әзер булган коймакларның өстен шикәр пудрасы белән бизәргә мөмкин. Шулай ук, алма урынына банан да куллансагыз ярый.


Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар