news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмалы-дарчинлы белен рецепты

Белен үзенчәлекле ризыклар яратучыларга ошаячак.

news_top
Алмалы-дарчинлы белен рецепты
Гөлүзә Василова

Белен камыры өчен: 500 грамм кефир, 1 бал кашыгы сода, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, 3 аш кашыгы үсемлек мае, он.

Иң элек кефирга сода салып яхшылап болгатырга. Калган ингредиентларны бер кушып болгатырга, камыр куе булырга тиеш. Аннары кайнап чыккан су салып, камырны сыеклатырга. Ул гади коймак камыры кебек масса булырга тиеш.

Бер зур алманы (яшел яки кызыл) эре угычтан уарга, 0,5 бал кашыгы дарчин (корица) салып болгатырга һәм әзер камырга салырга. Камырны болгатырга.

Беренче коймакны майлы табага салырга, аннары табаны майларга кирәкми.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар