Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмагачлар өчен өч гади ашлама

news_top_970_100
Алмагачлар өчен өч гади ашлама
Фото: © «Татар-информ», Лилия Саттарова

Тәҗрибәле бакчачылары алмагачлар өчен 3 гади һәм нәтиҗәле ашлама тәкъдим итә. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.

Беренче ашлама – көл.

Агач көлен күпләр гади көл дип кенә кабул итә, тик ул – файдалы матдәләр хәзинәсе. Көлдәге калий җимешләрне баллы итә, фосфор – тамырларны, ә кальций үзагачны ныгыта. Көлдән ашлама ясау бик гади – коры агач көлен вак иләктән иләргә, күмерләрен алып ташларга кирәк. Көлне агач ябалдашлары проекциясе буенча, иң ахыргы ботаклар бетә торган җиргә кадәр сибеп чыгарга кирәк. Бу – актив тамырлар тирәсе.

Дозировканы төгәл үтәргә кирәк: 1 квадрат метрга 2 килограмм көл алына. Көл сибеп чыкканнан соң, туфракны 5-7 сантиметр тирәнлектә йомшартырга һәм күп итеп су сибәргә.

Икенче ашлама – азофоска белән туклыклы коктейль.

Бу комплексы ашлама алмагачка актив үсеш һәм чәчәк ату чорында бөтен кирәкле матдәләрне бирә. Азот яфраклар үсешенә этәргеч бирә, фосфор тамырларын ныгыта һәм чәчәк бөреләре урнашуга булыша, калий агачның чыдамлылыгын арттыра. Бу эремәне әзерләгәндә дә төгәллек сорала: 10 литр суга 1 аш кашыгы азофоска салына. Гранулалар эреп беткәнче яхшылап болгатыгыз. Төп кагыйдә – бары тик дымлы туфрак өстенә генә сибәргә кирәк. Башта агач тирәсенә чиста су сибеп чыгыгыз. Эремәне кәүсәсе астына гына түгел, ябалдаш периметры буйлап сибәргә кирәк. Зур алмагач өчен минималь норма – 20 литр әзер эремә.

Өченче ашлама – марганцовка.

Бу эремә тамырларны һәм бөреләрне саклый. Аның төп бурычы – тукландыру түгел, зарарсызландыру һәм авыруларны кисәтү. Куе алсу төстә эремә ясарга кирәк, тик эремә шәмәхә төскә үк керергә тиеш түгел. Шәмәхә төс – куркыныч концентрация билгесе булып санала. Башта марганцовка кристалларын бераз җылы суда эретегез, соңыннан, су өсти-өсти, тиешле күләмгә кадәр җиткерегез.

Кәүсә тирәли, дымлы туфракка айга 1 тапкыр сибәргә. Зур агач өчен 10-20 литр эремә кирәк. Даими куллану тамырларның черүеннән, гөмбәчек инфекцияләреннән саклый. Бу – агачны авырулардан саклый, тамырларын дезинфекцияли.

Ашлама сипкәндә, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Барлык ашлама да дымлы туфракка сибелә – коры туфракка сипкән очракта, агачның тамырлары пешәргә мөмкин. Вакытында сибү дә мөһим: көлле ашламаны иртә язда, азофосканы – чәчәк атар алдыннан, ә марганцовканы сезон башланганнан соң һәр ай саен сибү әйбәт. Күләмне дә төгәл саклау кирәк, бигрәк тә азофоска белән, азот артык күп булса, уңышка начар тәэсир итә. Агачның реакциясен дә күзәтергә кирәк, куе, купшы яфраклар, мул җимшәннәр – ашламаның яхшы тәэсир итүе турында сөйли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100