Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмагач мул уңыш бирсен өчен февральдә ни эшләп өлгерергә?

Ботаклардагы карны коеп төшерергә кирәк.

news_top_970_100
Алмагач мул уңыш бирсен өчен февральдә ни эшләп өлгерергә?
https://pixabay.com

Алмагачны февральдә тиешенчә тәрбияләсәң, ул мул итеп уңыш бирер. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Февральдә эшлисе эшләр:

  • агач кәүсәсе янындагы карны яхшылап таптарга
  • иртә яздан артык ботакларын кисәргә
  • кәүсәсен агартырга
  • корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә
  • агач ботакларыннан карны коеп төшерергә

Карны агач ябалдашы контуры буенча таптап чыгарга. Аннары кар өстенә черемә, компост, торф яки черегән тирес сибәргә.

Агач ботакларын февраль азагында кисәргә, корыган һәм авыру ботакларны алырга. Кирәк булса, формалаштырып кисәргә. Иң мөһиме — агач ботакларында сок йөри башлаганчы кисеп бетерергә.

Кояш пешермәсен өчен, агач кәүсәсен агартырга. Моны көзен дә, иртә яздан да эшлиләр.

Актив корткычлар уянганчы, авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртергә.

Ботакларга күп итеп кар яткан булса, аларны коеп төшерергә. Бу агачка артык йөкләмә булмасын өчен кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100