news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмагач бетләмәсен өчен төбенә нәрсә утыртырга?

Алмагач төбенә газон чирәме дә чәчәргә була.

news_top
Алмагач бетләмәсен өчен төбенә нәрсә утыртырга?
https://pixabay.com

Алмагач кәүсәсе янына исле тәмләткечләр, мәсәлән, петрушка, укроп, кинза, тимьян, бөтнек яки мәтрүшкә утыртсаң, агачка корткычлар ияләшмәс. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Алмагач янына бакча җиләге утыртсаң, алар уңышны яхшы бирер.

Алмагач янында суган белән сарымсак та яхшы үсә. Алар да корткычларны куркытачак.

Кайбер бакчачылар алмагач янына помидор да утырта, тик кояшлы якны сайларга кирәк, помидор күләгәдә калмасын.

Бакчада туфракның ашламасы бетсә, сидератлар — горчица, вика, солы утыртырга була. Аннары аларны туфракка күмеп куярга кирәк. Шулай итеп туфрак ашланыр.

Алмагач төбенә газон чирәме дә чәчәргә була. Ул алмагачтан дымны тартып алмас, яхшы үсәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар