news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмадан желе ясау рецепты

Алма желесын ясауның җайлы гына ысулын тәкъдим итәм.

news_top
Алмадан желе ясау рецепты
Алма желесы өчен: 3,5 кг алма, 1,5 литр су, 2,4 шикәр комы, бөтнек (салмаска да мөмкиин).

Алмаларны юарга, дүрткә бүлеп үзәкләрен алырга һәм су салып, изелгәнче пешерергә.

Аннары марляга салырга, суы агып төшә. Марляны сыгарга кирәкми. 2 литр чамасы су чыга. Суга шикәр комының яртысын (1,2 кг) салырга һәм 20 минут сүрән утта кайнатырга. Бу массага берничә ботак бөтнек салырга мөмкин.

 
Аннары газны сүндерергә, бөтнекне алып ташларга һәм калган шикәр комын өстәп, яхшылап болгатырга кирәк.

Алма желесын стериль банкаларга тутырып куярга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар