Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмадан кышка төрле ризыклар әзерләү өчен рецептлар

news_top_970_100
Алмадан кышка төрле ризыклар әзерләү өчен рецептлар
Гөлүзә Василова

Быел алма бигрәк уңды, алмагачның ботаклары күтәреп тора алмый. Бер алманы өзәсең икән, шап-шоп, әллә ничә алма коела. Тәмам кызарып пештеләр бит. Иренмичә эшкәртсәң, кыш буена химикатсыз, чын алма ашыйсың инде. 

«Кышның корсагы зур», – дип такмаклап эшкә тотынабыз. Җәйге сортлы алмаларны дүрткә бүлеп, үзәген алып, пакетларга тутырып катырып куярга мөмкин. Кыш көне алар белән нишләп тә була…

Шарлотка белән алма пирогы да пешерергә мөмкин, чәйгә салырга да була, аны, бераз эрегән хәлдә, балалар да ашарга ярата.

 

Әгәр дә сезнең сок сыга торган җайланмагыз бар икән, киттек, сок чыгарабыз. Җәйге сорт алмадан пюре күп чыга, шуңа күрә, сок чыгару өчен, яшел алманы сайларга кирәк. Тәменчә шикәр комы кушып, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга. 100 процент натураль сок әзер.

Алманы киптерү җайланмасы да бар икән. Бу – бик шәп, җәйге баллы алмаларны киптерәбез. Шундый тәмле «чипсы»лар килеп чыга. Кышкы озын кичләрдә «әллә нинди тәмле нәрсә» булып тоела ул.

 

Алма компоты да ябарга мөмкин. Бигрәк тә 3 литрга 1:1 алма һәм слива, 1 стакан шикәр комы кушып ясасагыз, бик тәмле булачак.

Алма кайнатмасы да бик тәмле була. 1 кг алмага 700 грамм шикәр комы (алманың балына карап шикәрне киметә яки арттыра аласыз).

Алманы юарга, үзәкләрен алырга һәм үзегез теләгәнчә турарга. Алма белән шикәр комын болгатырга һәм төнгә калдырырга. Иртән 5әр минут ике тапкыр кайнатып алырга, һәрберсендә кайнатманы суынгач кына кайнатырга кирәк. Өченче тапкырында 20 минут кайнатырга.

Алма желесы белән чәй эчәргә бигрәк тә күңелле. 3,5 кг алма, 1,5 литр су, 2,4 кг шикәр комы кирәк булачак. Алманы юарга, үзәген алырга һәм, су өстәп, пешерергә куярга.

Аннары марляга салырга, суы агып төшә, тик марляны сыкмагыз. Бу күләмнән 2 литр су чыга, шуңа шикәр комының яртысын (1,2 кг) салырга, 20 минут сүрән утта тотарга. Бу массага берничә ботак бөтнек салырга була. Аннары газны сүндерергә, бөтнекне алырга, калган шикәр комын салырга һәм яхшылап болгатырга. Желены стериль банкаларга тутырырга.

Как яратасызмы? Өйдә ясалган кактан да тәмлесе юк, аны җәйге алмадан шикәр комы кушмыйча ясагыз бигрәк тә шәп булачак. Шикәр комына да экономия, сәламәтлек өчен дә файдага гына…

Кәстрүль төбе күмелерлек итеп кенә су салырга. Алма пешеп чыккач суытырга, иләктән чыгарырга. Табаны майларга һәм алма пюресын тигезләп җәяргә. Какны духовканы 100 градуска куеп та, кояшта да киптерергә дә була, ә миңа су парында киптерү ошый. Сүрән утта ярты сәгатьтә кибә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100