news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмадан тәмле шарлотка пешерү ысулы

"Туры элемтә" сәхифәсе кысаларында, рецептны ресторатор Резеда Хөсәенова әйтте. Әлеге шарлотканың эченә алмадан тыш башка җиләк-җимешләр дә салып пешерергә була.

news_top
Алмадан тәмле шарлотка пешерү ысулы
Кирәк булачак: 6-8 уртача күләмле алма, 9 аш кашыгы сыек май, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 күкәй, аш серкәсе белән сүндерелгән бер бал кашыгы сода, аз гына ванилин һәм дарчин (корица) салырга була.

Бер савытка 3 күкәйне сытабыз, аның өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бикяхшылап күбекләнгәнче болгатабыз. Килеп чыккан катнашма өстенә сыек май һәм 1стакан он, сода салып болгатабыз. Тәм бирү өчен чеметем генә ванилин беләндарчин сала аласыз. Әлеге катнашмага алма чистартып турыйбыз һәм майлангантабага җәеп мичкә озатабыз. Шарлотка 10-15 минутта әзер була. Гадәттә, ул суынгачтәмле була, шуңа күрә табынга кайнар килеш чыгармаска кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар