Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмадан көдрә пирог рецепты

news_top_970_100
Алмадан көдрә пирог рецепты
Кадрия Ишмурзина

Пирог камыры өчен: 3 йомырка, 250 грамм шикәр комы, 200 грамм бүлмә температурасында йомшарган атланмай яки маргарин, 0,5 бал кашыгы «сүндерелгән» сода, 2 стакан он, чеметем тоз.

Эчлек өчен 3-5 эре алма (вак булса – күбрәк) алыгыз.

3 йомырка сарысына 150 грамм шикәр комын салып болгатып, шунда ук йомшак майны, сүндерелгән соданы, тоз, онны кушып камыр басарга. 1/4 өлеш камырны 30 минутка туңдыргычка куярга.

Калган камырны табага җәясе, алманы эре кыргычтан чыгарып камыр өстенә саласы. 3 йомырка агын 100 грамм шикәр комы белән күпертеп (кашык басып торырлык куелыкта булырга тиеш) алма өстенә җәяргә. Иң өскә морозилкадагы камырны эре кыргычтан чыгарып салырга.

Сүрән утта духовкада 40-50 минут пешерәсе.

 

Фото: © Кадрия Ишмурзина

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100