Алмадан "Хыял" пирогы рецепты
Әлеге пирог бик тиз һәм җиңел әзерләнә.
 
                    Камыр өчен 2 йомырка сарысы, 150 грамм атланмай, 1 калак аш серкәсе белән сүндерелгән аш содасы, 0,5 стакан шикәр комы, он кирәк булачак. 
 Камыр басып, аның 2/3 өлешен табага җәяргә, ә калганын туңдыргычка куярга. 
 Уртача зурлыктагы 5-6 алманы угычтан чыгарып, табадагы камыр өстенә җәясе. 
 2 йомырка агы һәм 3 аш кашыгы шикәр комы белән бутап, күпертергә һәм алма өстенә җәяргә. 
 Туңдыргычтагы камырны алып, угычтан уарга, кабартылган йомырка өстенә салырга.
  Духовканы 180 градуска кадәр кыздырып, пирогны 30-40 минут чамасы пешерергә.
 