«Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар бәйгенең финалына 33 әсәр чыккан. Казан мэриясе оештырган бәйге авторлары арасында Татарстанда иҗат итүче драматурглар гына түгел, Башкортстан республикасы, Киров өлкәсеннән катнашучылар да бар, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
Җиңүчеләр һәм махсус бүләк ияләре исемлеге:
(алфавит тәртибендә)
- Батталова Гөлүсә
- Бикмуллина Алинә
- Гыйбадуллина Лилия
- Гыйльметдинова Фатыйма
- Гыймадиева Ләлә
- Камалова Зөләйха
- Минкина Айгөл
- Сафин Раил
- Фатыйхова Энҗе, Шакирҗанова Зәринә
- Хәбибуллина Алсу
- Шиһабетдинова Алинә
- Шишкарева Марина, Минкин Булат
Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: 1 урын – 110 000 сум, 2 урын – 90 000 сум, 3 урын – 70 000 сум. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең пьесалары кергән җыентык бастыру планлаштырыла, диелә хәбәрдә.