Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алма теләсәң, агачыннан күз алма: Татарстандагы иң зур җиләк-җимеш хуҗалыгы Чүпрәледә

Чүпрәле районында җиләк-җимеш культураларын сату өчен үстерү белән шөгыльләнәләр.

news_top_970_100
Алма теләсәң, агачыннан күз алма: Татарстандагы иң зур җиләк-җимеш хуҗалыгы Чүпрәледә
Хәйруллиннар туган якларына әйләнеп кайта һәм республикада иң зур алма бакча булдыра
"Республика Татарстан"/ Фәридә Якушева

Бездә җиләк-җимеш үстерү өчен климат шартлары шактый катлаулы булуга карамастан, Чүпрәле районында заманча технологияләр ярдәмендә җиләк-җимеш культураларын үстерү белән уңышлы шөгыльләнәләр. Бу хакта «Республика Татарстан»да Фәридә Якушева яза.

Чүпрәле районы һәрвакыт игенчеләр белән дан тоткан, ә быел, гомумән, иген культуралары уңышы ягыннан беренче бишлектә. Бакчачылыкка килгәндә, монда элек җиләк-җимеш культуралары үстерү белән мактанырлыклары булмаган. Ә хәзер биредә республикадагы иң зур алма бакчасы үсә, ул быел тулы күләмдә беренче уңышын биргән. Артык биек түгел, озынлыгы 2 метрдан да артмаган алмагачларда Чүпрәле якларында моңарчы беркайчан да булмаган эре, матур һәм тәмле алмалар кызара.

Төзелештән туп-туры

Элеккеге төзүче, ә хәзер «Җиләкле үзән» бренды хуҗасы Илдар Ситдыйковның җиңел кул арты белән шундый гадәт кереп китте – Татарстанда җиләк-җимеш бизнесына нәкъ менә төзүчеләр тотына. 2015 елда республикада җиләк кластеры формалаша башлады, хәзер инде аңа 50гә якын җитештерүче керә. Беренче питомниклар Яшел Үзән һәм Тәтеш районнарында салынган иде. Бүген җиләк-җимеш бакчалары 700 гектар тирәсе мәйданны били. Төбәкләрдә бакчачылык белән җитди шөгыльләнүләрен күреп, дәүләт хуҗалыкларга бакча һәм җиләк плантацияләренә нигез салу һәм аларны карау чыгымнарын субсидияли башлады.

«Дуван бакчалары» авыл хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату кооперативы рәисе һәм бер үк вакытта крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альфред Хәйруллин да бакча-җиләк бизнесына төзелеш тармагыннан килгән. Ул Казан үзәгендә йортлар төзү компаниясе хуҗасы була, әмма күңеле балачак хатирәләре калган тормышка – иркен басу-кырларга, саф һавага, чәчәккә күмелгән табигать кочагына тарта.

Безнең белешмә: Альфред Хәйруллин Чүпрәле районының Татар Саплыгы авылында туып үсә. 1989 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының зоология факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, үз авылына кайта. Аңа туган колхозында эшләргә туры килми, чөнки Советлар Союзы инде таралган, ә аның белән бергә югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру-җибәрү системасы да юкка чыккан була. Егет моңсуланырга өлгерми: аны район кулланучылар җәмгыятенә техник мәсьәләләр буенча рәис урынбасары итеп чакыралар. Бу вазифада 2 ел эшләгәннән соң, Альфред Казанга китә, анда «Татпотребсоюз» системасы кибете директоры вазифасын били. Аннары үзенең төзелеш компаниясен ача һәм 17 ел дәвамында торак һәм офис биналары төзи. 2016 елда «Дуван бакчалары» авыл хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату кооперативын оештыра һәм җитәкли башлый.

Фәридә Хәйруллина – Чүпрәле районы Кече Чынлы авылыннан. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының (хәзерге Казан дәүләт аграр университеты) икътисад факультетын тәмамлагач, берничә ел Мулланур Вахитов исемендәге Казан химия комбинатында (хәзерге «Нәфис Косметикс» АҖ) хисапчы булып эшли. Кызлары тугач, Фәридә «Эдельвейс Групп» компаниясендә өенә якынрак эш таба. 2016 елда җиләк үстерү буенча крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра һәм җитәкли башлый.

Эшмәкәрнең хатыны, 2 кызларының әнисе Фәридә – ир хатыны гына түгел. Бу сөйкемле ханым, ире авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә карар иткәч, аңа сүз белән генә түгел, ә эш белән дә ярдәм иткән. Ул үз җиләк белән шөгыльләнә торган крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра.

– Мин Альфред Ихтирамовичның (Фәридә ирен атасының исеме белән, нәкъ шулай дип атый. – авт. иск.) туган якларга кайту идеясен тулысынча хупладым. Кышын Казанда яшәрбез, ә яз һәм җәй бакчада эшләрбез, дип уйладым. Ләкин мин аны барысын да шундый глобаль масштабта ниятлидер дип уйламаган идем. Үзегез уйлап карагыз: 2017 елда 11 гектар алма бакчасына нигез салынды, икенче елда – 40 гектар, 2019 елда – 60, 2020 һәм 2021 елларда – тагын 40ар, узган ел – 12 гектар. Әле тагын 50 гектар карлыган турында уйлыйбыз, – дип көлә фермер.

«Эшкә алырга кирәк»

«РТ» хәбәрчесе һәм хатыны белән бергә алма бакчасында йөргәндә, Альфред Хәйруллин яңа бизнесны ничек башлавын искә төшерә:

– 2016 елда интернетта Илдар Ситдыйков турында белдем, очрашырга тәкъдим иттем. Ул бизнесны Чувашиядә түгел, ә Татарстанда җайга салырга киңәш итте. Һәм нәкъ менә Чүпрәле районында. Беренчедән, чөнки мин үзем дә тумышым белән шуннан. Икенчедән, анда район башлыгы яшь, перспективалы, энергияле кеше (ул вакытта башлык Александр Шадриков иде, ул 2018 елның 8 февраленнән Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. – авт. иск.), ул кешенең туган җирендә эшләү теләген һәм башлангычын хуплый. Шул ук елның мартында без Александр Валерьевич белән очраштык. Ул минем теләгемне ишетте, белгечләрен чакырды һәм аларга миңа һәрьяклап ярдәм итәргә кушты. Миңа исә: «Проблема юк, башла!» – диде. Менә шуннан башланды инде. Мин Яңа Дуван авылы янындагы калкулыкта 6 гектар мәйданда пай җирләре сатып алдым һәм шул елның көзендә үк 11 гектарда беренче алма бакчасына нигез салдым. Хуҗалыкка исем шундук табылды: яңгыравык, истә кала торган «Дуван бакчалары».

Ләкин агачлар, ни өчендер, бик начар үсте. «Нидән шулай» дип уйлый-уйлый башым катты. Һәм бервакыт мине хакимияткә (ул вакытта хакимият башлыгы Марат Гафаров иде инде) төрек эшкуарлары белән очрашуга чакырдылар. Анда шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. Аның минем хакта ишеткәне булган икән. Ул миңа: «Әйдә, бакчаңны карыйк», – диде. Килгәч, ул: «Синдә мелиорация юкмыни? – дип сорады. – Ул булмаса, монда бернәрсә дә үсмәячәк!» Һәм бакчадан ук «Татмелиоводхоз» идарәсе директоры Марс Хисмәтуллинга шалтыратты (хәзер ул «Приволжскмелиоводхоз» идарәсе) һәм мине эшкә алырга кирәклеген әйтте.

Ничек башланган?

Шуннан бирле «Дуван бакчалары» тегермәненә су ага башлый. Хәйруллиннар участогыннан ерак түгел, 1985 елда төзелгән ташландык буа булган. Плотина Чүпрәле районы балансында тора, аны реконструкцияләүгә бюджетта акча юк. Альфред Хәйруллин үз акчасына гидротехник корылманы реставрацияләүнең проект документациясенә заказ бирә. Эш ике этапта башкарыла: башта мелиораторлар плотинага капиталь ремонт ясый, икенче елны насослар, 23 километр торба үткәргеч, 400 километр тамчылы торба һәм 210 гектар мәйданга су сибү өчен башка җиһазлар сатып алына. Фермерга алар 28 миллион сумга төшә, шуның 11 миллионын аңа республика бюджеты компенсацияли.

– Ул елны без барысын да төзеп бетерә алмадык, насос станциясенә акча җитмәде. Аны соңрак төзедек, һәм чыгымнарның бер өлешен янә дәүләт компенсацияләде. Хәзер бу плотина аша 260 гектар мәйдан сугарыла, – дип сөйли Альфред Хәйруллин. – Якын арада тагын 50 гектарга ясалма яңгыр көйләргә планлаштырабыз. Төзелеш өлкәсендә эшләп, анда инде башкарылган эшләр өчен генераль подрядчыдан акча алу өчен бөтен нервыңны бетерүгә ияләшкән буларак, дәүләтнең авыл хуҗалыгына ничек ярдәм итүе гаҗәпләндерде. Безне конференцияләргә чакыралар, киңәш, акча белән ярдәм итәләр, барлык яңалыклар, шул исәптән яңа законнар турында кисәтәләр, грант ярдәме турында хәбәр итәләр. Министр Марат Җәббаров районнар буйлап үзе йөри, хуҗалыкларга бара, проблемалар белән кызыксына.

Быел мелиораторлар буаны чистарта, һәм фермер анда маймычлар җибәрергә ниятли – «кешеләр бу урыннарга җиләк җыярга һәм балык тотарга килә алсын».

Татарстан җирендә Мичурин эзләре

– Безнең район климаты шартларында сатуга чыгарырлык сыйфатлы алма алу өчен бакча суперинтенсив технология буенча нигезләнергә тиеш. Ә бу – зур башлангыч һәм озак инвестицияләр таләп итә, чөнки бик яхшы үсентеләр, шпалерлар, тамчылап сугару, һөнәри кайгырту кирәк. Болар барысы да түгәрәк суммага баса, – дип сөйли Альфред Хәйруллин.

«Дуван бакчалары»нда «лобо», «беркутовское», «антоновка» алмаларының районлаштырылган сортлары, шулай ук кура җиләге, карлыган, бакча җиләге үсә. Алмагач үсентеләрен Тамбов өлкәсенең Мичуринск фәнни шәһәреннән сатып алалар. Мичуринск дәүләт аграр университеты селекционерлары чыгарган яңа сортларны утырткан тәҗрибә җирләре да бар. Татарстан шартларында үзләрен яхшы күрсәтсәләр, Чүпрәле җирендә аларны да үстерәчәкләр.

Михаил Горбов, Иван Мичурин исемендәге федераль фәнни үзәкнең җитештерү бүлеге башлыгы: «Ил масштабында бакчачылык хуҗалыклары, нигездә, көньяк төбәкләрдә тупланган. Идел буе климаты сәнәгать бакчачылык үсешенә бик уңай түгел. Татарстанда табигый-климат шартлары сәнәгать бакчачылык үсешенә уңай булган районнар күп түгел. Чүпрәле районы моның өчен бик уңайлы урын түгел. Шулай да «Дуван бакчалары», технологияләрне үтәү, безнең киңәшләрне һәм тәкъдимнәрне төгәл куллану, үсеш һәм мелиорация өчен шактый акча кертү аркасында, алга таба үсә. Бу елның үзенчәлеге коры һава торышы булды, һәм нәкъ менә тамчылап сугару җиләк-җимеш агачларын һәм үсентеләрен коткарды. Минем белүемчә, Татарстанда бу иң зур җиләк-җимеш хуҗалыгы».

Михаил Горбов – Иван Мичурин исемендәге федераль фәнни үзәкнең җитештерү бүлеге башлыгы

Бакчаларны ике агроном карый, шуларның берсе – дистанцион рәвештә Мичуринскидан. Ул – Иван Мичурин исемендәге федераль фәнни үзәкнең җитештерү бүлеге башлыгы Михаил Горбов. Тәҗрибәле агрономга агачның ни белән авырганын яки «ни турында уйга чумуын» билгеләү өчен яфракка күз ташлау да җитә. Шуңа күрә Михаил Горбов бакчаның үсешен фото- һәм видеохисаплар аша контрольдә тота, әмма, вакыт-вакыт, үз күзләре белән барын да күрү, контрольдә тоту өчен, үзе дә килә. Без кунакка килгән көнне дә ул «Дуванов бакчаларында» чираттагы планлы тикшерүен үткәрә иде.

– Үсемлекләрне саклауның гомуми схемасы бар, кирәк булганда, аңа төзәтмәләр кертелә. Гадәттә, һава торышы кискен үзгәргәндә. Мин даими рәвештә хисап алам, фотодан агачларның торышын билгелим һәм киңәшләр бирәм. Шәхсән киләм һәм теге яки бу агрономик гамәлләрнең яки препаратларның нәтиҗәлелеген тикшерәм, – дип аңлатты «РТ» журналистына Мичуринск агроном-кураторы.

Беренче уңыш

Беренче алма уңышын биредә узган ел, бакча әле тулысынча җимеш бирә башламаган вакытта, 10 тонна күләмендә алганнар. Быелгы нәтиҗәләр әлегә төгәл билгеле түгел. Әмма уңыш, мөгаен, искиткеч булачак: биеклеге 2 метрдан артмаган һәр алма агачында 20-30ар алма, аларның кайберләре 400-500 граммга җитә.

Һәр агачның баганага беркетелгән булуына игътибар итәм:

– Алмагачларыгыз качар, я аларны урларлар дип куркасызмы әллә? – дип шаяртам.

– Алмагачларыбыз ярымкәрлә, аларның тамыр системасы аз үсеш алган, әмма уңышы зур. Штакетник агачка җилле көнне каршы торырга һәм үз җимешләренең авырлыгыннан сыгылмаска ярдәм итә, – дип аңлата Фәридә Хәйруллина.

«Җимешләрне бәллүр итеп күз алдына китерәм»

Шулай сөйләшә-сөйләшә, алма җыйган участокка барып җиттек. Биредә даими эшләүчеләр – 10 кеше, ә сезонлы эшләрнең кызу чорында – апрельдән ноябрьгә кадәр – 50дән артык. Нигездә, алар якынрак торак пунктлардан – Алешкин-Саплык, Татар Саплыгы, Иске Дуван һәм Иске Чүпрәле район үзәге халкы.

Хатын-кызлар чүпрәк перчаткалар кигән, җимешләрне ботактан сак кына алалар һәм, шулай ук саклык белән,кәгазь тартмаларга 2 рәт итеп тезәләр. Бу алмаларны саклауга яки шунда ук сатуга җибәрәләр.

– Мин алма җыярга яратам, – дип сөйли эшче хатын-кызлардан берсе. – Безне түбән ботаклардан җыя башларга, әкренләп өскә күтәрелергә өйрәттеләр. Сак кына, җайлы хәрәкәт белән, бармак белән, җимеш сабагының ботакка беркетелгән урынын кысып тотып алырга кирәк. Алманы тартмага сак кына салырга, бер-берсенә бәрмәскә кирәк. Һәм иң мөһиме – аларга ялан кул белән кагылырга ярамый. Мин һәрвакыт аларны бәллүр итеп, тупас кагылудан ярылырга мөмкин итеп күз алдына китерәм. Шулай иткәндә, дөрес итеп җыю киңәшләрен үтәү җиңел.

Бик тиз сатыла

Бүгенге көндә бөтен уңыш «тәгәрмәчләрдән» сатыла: бер тапкыр Дуван алмаларын татып карагач, башкаларныкын аласы килми. Аларны хәзер Казанда, шулай ук Чабаксар, Ульяновск, Түбән Новгородта көтәләр.

– Күпләп сатып алучыларга килограммын 60 сумнан бирәбез, – ди Фәридә. – Ярминкәләргә йөзләгән километрга алып барабыз һәм 70 сумнан сатабыз. Күптән түгел мин үземдә хисапчы ролен кабыздым да, Альфред Ихтирамовичка әйтәм: «Әйдә, бәясен һичьюгы 10 сумга күтәрик, чыгымнар да күп бит», – димен. Ә ул киң күңелле! «Юк. Халык туйганчы ашасын!» – ди. Әмма бу юлы Казанга ярминкәгә кышкы сортларны алып барачакбыз һәм аларны, мөгаен, 80 сумнан сатачакбыз.

Ышанычлы таянычка әверелгән

«Дуван бакчалары» бүген – авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, ягъни фермер хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалык берләшмәсе. Ул кәгазьдә генә түгел, ә чынлыкта үз канаты астына 10 хуҗалыкны берләштергән һәм алар өчен ышанычлы терәккә әверелгән. Кооператив әгъзаларын җитәкчелек җиләк-җимеш культуралары үсентеләре, ашлама, кирәк икән, культиватор яки башка техника белән тәэмин итә. Кирәк вакытта сатуда ярдәм итә – пайчылар үстергән уңышны сатып ала һәм үзе сата.

Кышкы сорт алма уңышын җыялар

Үз вакытында Хәйруллиннар республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасыннан сайлап алу бәйгесендә катнашкан. Аларның 1000 тоннага исәпләнгән күпкамералы җиләк-җимеш саклагыч проекты конкурста җиңгән, һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аны гамәлгә ашыру чыгымнарының 60 процентын үз өстенә алган.

Без бу саклау урынында булдык: зур, заманча, берничә секциядән тора, һәрберсе 150 тонна алмага исәпләнгән. Хәйруллиннарның исә алга планнары зурдан – алма һәм җиләкләрне эшкәртү цехы ачарга ниятлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100