Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алма шартлоткасы (рецепт)

“Алма шартлотка”сын һәркем үзенчә пешерә. Менә бүген скрипкачы, Г.Камал исемендәге театр оркестры артисты Динә Закирова дан “Алма шарлоткасы” рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Алма шартлоткасы (рецепт)

Камыр өчен: 4 йомырка, ярты бал кашыгы тоз, 1стакан он, 1стакан шикәр комы, 1 пачка ванилин, 1 пачка көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

 Эчлек өчен: уртача зурлыктагы 3 алма.



Эш тәртибе: йомыркалар белән тозны яхшы итеп миксер ярдәмендә болгатырга, шикәр комы белән ванилинны кушарга, әзер йомырка катнашмасына әз-әзләп салып шулай ук миксер ярдәмендә болгатырга (5-6 минут), он белән көпшәкләндергечне кушарга, катнашмага әкрен генә әз-әзләп салырга, кашык ярдәмендә ашыкмыйча гына болгатырга.

Исәнме,Инста дөнья !!!Аш-су рубрикасының 7нче чыгарышылын тәкъдим итәм . Бүген без сезнең белән бик тәмле,кубегезгә инде күптән таныш булган "Алма Шарлоткасы"ның мин куллана торган рецептын карап китәрбез. Камыр өчен - 4️⃣ йомырка , ярты бал кашыгы тоз , 1️⃣ стакан он, 1️⃣стакан шикәр комы , 1️⃣ пачка ванилин,1️⃣ пачка камыр йомшарткычы (разрыхлитель теста) . Эчлеккә 3️⃣ уртача зурлыктагы алма . Таба майларга бераз ак май,мин май өстенә манный ярмасы да сибәм ( миңа шулай ошый ) . Эшләү тәртибе : 1-йомыркалар белән тозны яхшы итеп миксер ярдәмендә болгатабыз . 2 - Шикәр комы белән ванилинны кушабыз ,әзер йомырка катнашмасына әз-әзләп салып шулай ук миксер ярдәмендә болгатабыз ( мин 5-6 минут болгатам) . 3 - он белән йомшарткычны (разрыхлительны) кушабыз ,камырга экрен генэ әз-әзләп салабыз,кашык ярдәмендә ашыкмыйча гына болгатабыз . 4 - алмаларны яхшы итеп юабыз,чистартабыз, турыйбыз . 5 - табаны майлыйбыз ,май өстенә манный сибәбез . 6 - Алмаларыбызны җәябез . 7 - Камырыбызны алма өстенә агызабыз . 8 - духовканы 180-200 градуска кадәр җылытабыз , "Шарлотканы" 40-45 минутка шунда озатабыз . 9 - Әзер ризыкның өстен шикәр пудрасы белән бизибез . Әлеге рецепт күңелләрегезгә хуш килер дигән теләктә калам . Тоткан Уразаларыгыз кабул булсын . Ифтар вакытында чәй эчәр өчен менә дигән ризык ! Игътибарыгыз өчен рәхмәт ))) #ашсу #диназакирова #казань #татарстан #минтатарчасөйләшәм #татары #татарлар #татартеле #тугантелем #тугантел #скрипкачы #национальнаяскрипка #камалтеатрыняратам #кулинарныйминиблог #татарочка #татарочки

Публикация от Дина Закирова (@dinazakirova_dz)

Аннары  алмаларны яхшы итеп юарга, чистартырга, турарга.  Табаны атланмай белән майларга, май өстенә манный ярмасы да сибәргә, алмаларны тезеп чыгарга, камырны алма өстенә агызырга, 180-200 градуска кадәр җылытылган мичкә "озатырга". "Шарлотка" 40-45 минут пешә. Әзер ризыкның өстен шикәр пудрасы белән бизәргә.

 Әлеге рецепт күңелегезгә хуш килер дигән теләктә калам, ди Динә ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100