Әле суыткычта бакча алмаларыгыз бардыр, хәзер инде алар озак сакланмый. Шуңа күрә, алма пирогы пешереп, якыннарыгызны сыйларга ашыгыгыз. Бу ысуллар камыр куярга «яратмаучылар» өчен бик яхшы. Алар белән Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина Телеграм-каналында бүлешә.
Беренче пирог. Камыр өчен ингредиентлар: 150 грамм атланмай, 150 грамм шикәр комы, 100 грамм манный ярмасы, 2 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 260 гр он. Ингредиентларны бергә кушып камыр ясарга. Ул «королевская ватрушка» камыры кебек булырга тиеш.
Эчлек өчен 1 кг алманы эре тишекле кыргычтан чыгарырга. Катлы пирог кебек ясарга: 1 кат камыр, 1 кат алма.
Икенче пирог. Камыр өчен: 100 грамм атланмай, 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 2 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 330-350 грамм он. Барлык ингредиентларны кушып камыр басарга. Табаны майларга һәм камырны кул белән табага җәяргә, «бортик» та ясарга онытмагыз.
Өстенә крем әзерлибез. 200 грамм кибет каймагы, 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы он кирәк була. Яхшылап тугларга һәм алма өстенә агызырга.
175 градуска кадәр кызган духовкада 40-45 минут пешерергә. Өсте килгәч, пешкәне билгеле була.
Пирог суынгач, өстенә шоколад уарга мөмкин.