Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алма пирогының үзенчәлекле рецепты

news_top_970_100
Алма пирогының үзенчәлекле рецепты
Гөлүзә Василова

«Алма пирогын бу рецепт белән пешереп карасагыз, нишләп мин моны элегрәк пешермәдем икән, диярсез. Ул шундый тәмле, йомшак, кыскасы – телне йотарлык. Пешергән кебек тә түгел,  өстәлдән шунда ук юк була», – дип яза «Якты юл» газетасы.

Камыр өчен 100 грамм атланмай, 100 грамм каймак, 200 грамм он, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) яки 0,5 бал кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән сода кирәк.

Эчлек өчен: 500 грамм татлы алма, 200 грамм кибет каймагы, 90-150 грамм шикәр комы, 1 йомырка, 2 аш кашыгы он.

Камыр ингредиентларын бергә кушып болгатырга һәм 20-30 минутка суыткычка куеп торырга.

Алманы кабыгыннан чистартырга һәм юка телемләп турарга, чистартмыйча салсагыз да була.

Эчлеккә дигән калган ингредиентларны бергә салып болгатырга, бераз миксер белән күпертеп тә алырга була.

Камырны суыткычтан алырга, формага кул белән тигезләп җәяргә, кырыйларын күтәртебрәк калдырырга.

Алманы тезеп салып, өстенә эчлекне агызырга.

Әгәр дә алма пирогының өстен камыр белән ябарга теләсәгез, камыр ингредиентлары күләмен арттырырга онытмагыз.

180 градуска кадәр кызган духовкада 40-50 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Гөлүзә Василова

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100