Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алма, караҗимеш, әстерхан чикләвеге пирогының рецепты

news_top_970_100
Алма, караҗимеш, әстерхан чикләвеге пирогының рецепты
Гөлгенә Сабитова

Гөлгенә Сабитовадан 3 төрле эчлектән пешерелгән пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Пирог камыры өчен 100 грамм йомшарган атланмай, 100 мл җылымса су, 1 аш кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 1 йомырка, он кирәк.

Чүпрәне суда җебетеп алырга һәм калган әйберләрне кушып камыр басарга. Камырны 30 минут «ял иттерергә».

Камыр ял иткән арада, эчлек әзерләргә була. Ә эчлек өчен алма, караҗимеш, әстерхан чикләвеге, куертылган сөт (сгущенка) кирәк була.

 

Фото: © Гөлгенә Сабитова

2 алманы дүрткә бүлеп, кабыгын әрчеп, юкарак телемнәргә турарга. Караҗимешне юарга һәм турарга, шулай ук әстерхан чикләвеген турарга кирәк.

Табаны майларга, пирог камырын җәяргә. Камырны табага салгач, өстенә туралган алмаларны тезәргә, аның өстенә җимеш, чикләвек сибәргә. Өстенә бераз куертылган сөт тә салырга була.

Пирогны төрлечә бизәргә мөмкин. Әзер пирогны духовкада өсте килгәнче пешерергә.

 

Фото: © Гөлгенә Сабитова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100