Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алма, чия, груша төшләре агулы

news_top_970_100
Алма, чия, груша төшләре агулы
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кайсыбер җиләк-җимешләрне төше белән ашарга ярый, ә кайберләренекенең төшләре агулы да икән.

Әфлисун, мандарин, лимон – цитруслы бу җимешләрнең төшләре кешегә файдалы. Аларда җимеш йомшагында булган кадәр файдалы матдәләр бар. Өстәвенә, аларның орлыкларында аспирин яки ацетилсалицил кислотасы бар. Ул иммунитетны ныгыта, вируслар белән көрәшә, баш авыртуны бетерә. Ләкин табиблар бу орлыкларны яхшылап чәйнәп йотарга киңәш итә.

Гранат орлыгында витаминнар, микроэлементлар, дубильләштерә торган матдәләр, полифеноллар күп. Гранат төше ашкайнату системасына яхшы йогынты ясый, антиоксидант үзлеге бар, салкын тигәндә ярдәм итә.

Карбыз төшен авыздан чыгарып утырырга кирәк булмасын өчен селекционерлар бөтенләй орлыксыз сортлар уйлап тапкан. Ләкин белгечләр фикеренчә, карбыз орлыгын ашарга ярый, ул сәламәтлеккә зыян китерми.

Виноград төше әчерәк булса да, бик файдалы. Нәкъ менә аның төшендә полифеноллар, табигый стероидлар, майлы кислоталар, Е витамины бар.

Айва, груша, алма төшен 2-3 не ашасаң, организмга кирәкле йод порциясе керә. Ләкин аларда куркыныч матдә –амигдалин бар. Ул ашказанына кергәч, синиль кислотасы чыгара башлый. Бу кислота исә агулы, ул агулану китереп чыгара.

Абрикос, персик, слива, чия, төче чия төшендә дә амигдалин бар, бу җимешләрдә ул алма, груша, айвадагыга караганда күбрәк. Бу исемлектә иң агулысы – абрикос. Аларны да, персик, слива, төче чия һәм чияне төше белән консервларга ярамый. Вакыт узу белән амигдалин иреккә чыга, һәм бу компот яки кайнатма белән агуланырга да була, диелә «МИР» телеканалы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100