news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алма бәлеше рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан алма бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Алма бәлеше рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: әче камыр – 500 г. Эчлек өчен: алма – 450 г, шикәр комы – 50 г, атланмай – 50 г.

Эш барышы: Әче камырны 2 кисәккә бүләбез. Зуррак өлешен, 0,5 см калынлыкта җәеп, майланган табага салабыз. Туралган алманы, шикәр комы сибеп, йомшартылган атланмай белән катнаштырып, камыр өстенә тезәбез. Ка­мырның икенчесен, җәеп, алма өстенә каплыйбыз һәм, кырыйларын тоташтырып, берникадәр вакытка кабарырга кал­дырабыз. Өстенә валчык сибәбез.

Бәлеш эченә алманың теләсә нинди сорты ярый, шулай да йомшак алма әйбәтрәк. Шикәр комының күләме дә алманың төренә карап алына. Әгәр алма әчерәк икән, шикәр комы күбрәк салына яки киресенчә.

Бәлешкә алманы әрчеп, үзәген алып, озынча яки түгәрәк телемләп турыйбыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар