news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алма-Атада яшәүче пенсионер апа Салават Фәтхетдиновтан өметен өзгән

Җырчыга үпкә белдереп һәм аны башка Казан артистлары белән чагыштырып, ул аның инстаграмында комментарий калдырган.

news_top
Алма-Атада яшәүче пенсионер апа Салават Фәтхетдиновтан өметен өзгән

Алма-Ата шәһәрендә яшәүче пенсионер апа Гөлнар Сираҗиева Салават Фәтхетдиновка үпкә белдергән.

“Хөрмәтле Салават Зәкиевич, исәнмесез! Мин Сездән өметемне өздем. Башка кешеләрнең Сезгә язган хәбәрләре Сезне кызыксындырмый, ахрысы. Мин – пенсионер. Сезне Алма-Ата шәһәрендә концерт белән көтәбез дип инстаграмыгызда комментарий язган идем. Сез чакыруымны гел игътибарсыз калдырдыгыз. Нәрсә дә булса җавап биреп була иде бит инде. Ә менә Казанда яшәүче башка артистлар мин язган бер комментарийны да игътибарсыз калдырмый. Сез дә шундый булсагыз иде...Уңышлар Сезгә!” – дип язган Гөлнар апа Сираҗиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар