Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алма-Атада коточкыч янгын: кешеләр балаларын тәрәзәдән тотып ата, аннары үзләре сикерә

news_top_970_100
Алма-Атада коточкыч янгын: кешеләр балаларын тәрәзәдән тотып ата, аннары үзләре сикерә

«Телеграм» каналларда Казахстанның Алма-Ата шәһәрендәге торак йортта чыккан коточкыч янгын видеосы таралды.

Ут эчендәге кешеләргә булышырга күрше йортларда яшәүчеләр килеп җиткән. Фатирларыннан чыга алмыйча өске катларда калган кешеләр башта тәрәзәдән балаларын тотып ата, аннары үзләре дә сикерә. Аста аларны тотып алырга ярдәм итәләр. Зыян күрүчеләрне шунда ук «ашыгыч ярдәм» машиналарына озаталар.

Аккент микрорайонындагы 16 катлы йортының 5нче һәм 6нчы кат араларында лифт шахтасында электр кабельләренә ут капкан. Йортның югары катларында яшәүче йөздән артык кешене эвакуацияләгәннәр. Автобаскычлар ярдәмендә 40 кеше коткарылган. әни кешенең тәрәзәдән чиратлап балаларын ыргытканы, аннан үзенең сикергәне күренә. Янгынны сүндергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100