Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алма ашауның нинди зыяны бар?

Алманы ач карынга ашый күрмәгез, ул хроник авыруларны ялкынсындыра, тешнең эмален дә боза.

news_top_970_100
Алма ашауның нинди зыяны бар?
Александр Эшкинин

Уртача үлчәмдәге бер алма ашау бер сантиметр калынлыктагы икмәк телемен ашауга тиң. Шуңа күрә бу җимешне артык ашау симерү һәм шикәр диабеты булган кешеләргә киңәш ителми. Башка кешеләргә көненә ике-дүрт алма ашарга ярый. Алманы төп ризыкны ашаганнан соң ашау хәерле. Шул очракта йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булу ихтималы кими. Бу турыда диетологларга сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Алманың иң зур өстенлеге — бу җимештә тимер бик күп микъдарда була. Тимер исә кан ясалсын, кан составында кызыл тәнчекләр — эритроцитлар җитәрлек күләмдә булсын өчен кирәк. Алар канда кислородны күчереп йөртә. Шуңа күрә бу кислород ачлыгы булдырмау өчен кирәк», — диде эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Залина Гусова.

Эндокринолог сүзләре буенча, алманың кабыгы да бик файдалы. Алма кабыгында ялкынсынуга каршы фитохимик матдәләр, ашкайнату системасына ярдәм итә торган пектиннар була.

Алмадагы микроэлементлар һәм витаминнар тирене, тырнакны һәм чәчне яхшы хәлдә тотарга булышалар. «Бу җимеш орлыкларында йод күп була. Тик орлыкларда синиль кислотасы да бар. Ул исә зарарлы. Шуңа күрә көненә 3-4тән күбрәк алма орлыгын ашарга ярамый», — диде Гусова.

Гусова сүзләре буенча, 80-90 грамм авырлыктагы бер уртача алма ашасаң, бер сантиметр калынлыктагы икмәк телеме ашап куйган кадәр була. 

«Чынлыкта, алма шактый югары калорияле ризык, чөнки анда фруктоза бар, ул бавыр аша узып, сахарозага әйләнә. Шуңа күрә алманы артык ашау диабет һәм симерү белән авыручылар өчен зыянлы булуы бар», — диде белгеч.

Диетолог һәм туклану белгече Алексей Калинчев җиләк-җимеш соклары эчү куркынычы турында кисәтә. Аларның гликемик индексы — углеводларның кандагы шикәр күләме үзгәрешенә йогынтысы — югары. Алма яратучыларга аны ботка рәвешендә ашау хәерле. Пешкән алманың клетчаткасы бозыла, мондый формада алма хроник гастрит авыруларын ярсытмый. 

«Алмага аллергия абсолют түгел. Кайсыбер сортларын тыныч кына ашый аласыз. Әче алма гастритны азындырырга мөмкин, алар тешләрнең эмален дә боза. Көненә 3-4 алма ашарга ярый, тик төп ризыкны ашаганнан соң гына. Алманы ач карынга ашамагыз», — дип киңәш итә белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100