Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алма апа, дәү абый дип дәшү искелек калдыгымы яки әби буласың килмәсә нишләргә?

Кайбер вакытта үземнән хәйран олы яшьтәге ханымнарның: «Апа» дип әйтмә инде, исем белән генә дәш», - диюенә аптырап калам.

news_top_970_100
Алма апа, дәү абый дип дәшү искелек калдыгымы яки әби буласың килмәсә нишләргә?
Михаил Захаров

Кайбер таныш гаиләләрдә бертуганнарына апа-абый дип әйтергә өйрәтмәүләрен аңлап бетермим. Балаларның яшь арасы 3-5 яшь булса да абый-апа дип әйтмиләр. Әни белән әтисе дә абыең яки апаң дип өйрәтми, ә «әнә Әмир яки Әминә», дип әйтә. Яңа гына теле ачылып килә торган бала «Әми» дип бертуганы каршына йөгерә.

Минем әти белән әни алты балалы гаиләдә үскән. Аларның туганнарына дәү апа, дәү абый, матур апа, алма апа, нәни апа, нәни абый, туган апа дип үстем. Яшьтәшләрем белән кемдә ничә нәни абый да, кемдә ничә дәү апа булуы турында сөйләшкән хәтердә калган. Хәтта алтмыштан узган әти белән әниемнең дә матур апасы, дәү апасы, алма апасы бар.

Без дә өч улыбызга шулай өйрәтеп үстердек. Уртанчыбыз абый дисә, төпчек улыбызның «дәү абый», «нәни абый» дип дәшүе колагыма май булып ята.

Кайбер вакытта үземнән хәйран олы яшьтәге ханымнарның: «Апа» дип әйтмә инде, исем белән генә дәш», — дигәненә дә аптырыйм. Үзе әйтсә дә исем белән дәшәргә кыймыйм, бер апа дим, бер исемен әйтергә тырышам. Апа дип дәшү сине яшеңнән дә күбрәк картайтмый бит инде, бары хөрмәт билгесе генә була.

Ә бер танышым оныгына үзенә әби яки дәү әни дип әйттермәве турында сөйләп, мине бөтенләй сүзсез калдырды. Әни кеше икенчегә кияүгә чыккан. Беренче иреннән тапкан кызы белән бер көндә үзе дә бәби алып кайткан. Балалар бер фатирда бергә үскән. Оныгы кечерәк вакытта аңа «әннә» дип әйтеп үскән. Әмма оныгы 4-5 яшькә җиткәч, синең үз әниең бар бит, ә мин Гүзәл булам дип, оныгын әби (дәү әни) дип әйтүдән мәхрүм иткән. Яшь әбигә оныгы исеме белән дәшә… Минем аптырап тыңлап торуыма җавап итеп, Гүзәл ханым: «Нинди әби әле мин, дәү әни дә килешми әле миңа», - диде ул үзенең яшь булуын ассызыклап.

Алма апа, нәни апа дип дәшүләр искелек калдыгына керәдер инде, күрәсең… Тиздән апа-абый, әби-бабай дип дәшүчеләргә дә сәерсенеп карый башлаулары ихтимал.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100