news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аллергиянең нәрсәдән булуын ничек белергә – табиб җавабы

news_top

Аллергиянең чын сәбәбен ачыклау шактый катлаулы. Моның өчен белгечләр пациентның яшәү рәвешен җентекләп анализлый, симптомнарның аның һөнәре, туклану рационы, ел фасылы, хайваннар яки өйдәге тузан белән бәйләнешен ачыклый. Бу хакта «Аргументы и факты»га табиб-аллерголог-иммунолог Людмила Маховая сөйләгән.

Аллергия реакциясе аллерген белән контакттан соң берничә сәгатьтән яки хәтта тәүлектән соң гына да килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, мәсәлән, пациентлар томауны 1 көн алдан паркта йөрү белән бәйләми. Анамнез җыйганнан соң, табиб шикле булган аллергеннарны билгели һәм аллергологик тикшерүгә җибәрә.

Специфик диагностиканың төп методлары – тән тиресенә проба ясау һәм канда IgЕ класслы специфик антитәнчекләр булу-булмавын анализлау. Уңай нәтиҗә аллергия булуны аңлата.

Кайбер очракларда кешедә төрле аллергеннарга бертөрле реакция күзәтелергә мөмкин. Иммун системасы төрле аллергеннардагы структурасы охшаш булган молекулаларга реакция бирә. Мәсәлән, каен серкәсенә аллергия белән алма, төче чия яки кишергә реакция бертөрле була ала. Бу очракта кешенең авыз эче кычыта һәм иреннәре кабара. Бу – каен серкәсендәге һәм әлеге продуктлардагы аксымнарның төзелеше охшаш булу сәбәпле килеп чыга.

Шулай ук, мәсәлән, мәчеләргә аллергиядән интегүче кешеләрдә кайвакыт дуңгыз итенә реакция була ала. Бу – әлеге хайваннардагы билгеле бер аксымнар (сыворотка альбуминнары) охшаш булу белән бәйле.

Аллергия билгеләре барлыкка килгән очракта үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәү мөһим. Беренче эш итеп терапевтка яки педиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәк булган очракта алар табиб-аллергологка җибәрәчәк. Белгеч сезне караячак, җентекләп сораштырачак һәм кирәкле тикшерүләр билгеләячәк. Бу, мәсәлән, конкрет аллергеннарга тестлар яки молекуляр аллергик диагностика булырга мөмкин. Молекуляр аллергик диагностика аллергеннарның аерым компонентларына сизгерлекне ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу – аллергиянең сәбәбен төгәл билгеләргә һәм нәтиҗәле терапия сайларга ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар