Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аллергияне коронавирустан ничек аерырга?

Яз килү белән, аллергиядән интегүчеләр өчен авыр чор башлана.

news_top_970_100
Аллергияне коронавирустан ничек аерырга?
https://pixabay.com/

Роспотребнадзор белгечләре сезонлы аллергиянең Covid-19 авыруыннан аермасын әйтте. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

«Аллергия авырулары булган кешеләргә коронавирус зуррак куркыныч тудыра һәм Covid-19 катлаулырак формада булырга мөмкин дигән сүз дөрес түгел. Контрольдә тотылмаган бронхиаль астма һәм үпкәләрнең хроник обструктив авыруы булган очракларда гына коронавирус аеруча куркыныч тудыра», диелә хәбәрдә.

Сезонлы аллергия симптомнары — борыннан агу, тамак кыру, күзләр кызару, күздән яшь агу, кычыну. Ләкин бу вакытта кешенең температурасы күтәрелми, аның хәле китми һәм ул армый, мускуллары авыртмый, ютәл һәм сулыш кабыну булмый (бронхиаль астма булган пациентлардан кала).

Аллергикларга өйдә торырга, торак йортта һаваны чистарту системасы урнаштырырга киңәш ителә. Моннан тыш, аллергия симптомнарын җиңеләйтү өчен көн саен өйне дымлы итеп җыештырырга, урамнан кайткач ук душка керергә, аллергия китереп чыгара торган ризыклар ашамаска кирәк. 

Табиблар әйткән даруларны эчегез. Хәлегез начарланса, медицина оешмасына мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100