Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аллергияле кешегә нинди чыршы сайларга кирәк?

Ясалма чыршылар күп тапкыр кулланылганга күрә, аларга көнкүреш тузаны җыела.

news_top_970_100
Аллергияле кешегә нинди чыршы сайларга кирәк?

Аллергияле кешегә ясалма чыршы түгел, чын чыршы алырга кирәк. Ясалма чыршыда күзгә күренми торган талпаннар яши һәм аңа тузан утыра, чөнки ул бер генә ел кулланылмый. Бу хакта РИА Новостига иммунолог-аллерголог Надежда Логина сөйләгән.

Яңа ел чыршысы торган бүлмәне еш җилләтергә кирәк. Яңа ел бәйрәме узгач, чыршыны ташларга, 8 мартка кадәр сакламаска кирәк.

Җылы бинада ясалма чыршылар төрле хлорлы матдәләр бүлеп чыгара ала. Бу матдәләр сулышның лайлалы органнарына тәэсир итә. Ютәл һәм күздән яшь агуга китерергә мөмкин.

Ясалма чыршылар күп тапкыр кулланылганга күрә, аларга көнкүреш тузаны җыела. Аларда тузан талпаннары яши. "Бу талпаннар салкында да, бүлмә температурасында да үлми һәм бик актив үрчи. Шуңа күрә аллергия белән интегүче кешегә өйдә ясалма чыршы тотарга ярамый", - диде аллерголог.

Аллергология һәм Клиник иммунология институтының табиб аллергологы һәм иммунологы Алла Рыжих билгеләп үткәнчә, табигый чыршыларга да аллергия булырга мөмкин. Тик бу ылыслы агачлар серкәсенә аллергиядән җәфа чигүчеләргә генә кагылачак.

Аллерголог Логинова, үз чиратында, чын чыршыга аллергия сирәк очрый, чөнки кыш көне бу агачлар чәчәк атмый һәм аллергия серкәсенә бирелми, дип билгеләп үтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100