Аллергия нәселдән-нәселгә күчәме?
Сорауга ДРКБның аллергология бүлеге җитәкчесе Гөлнара Зәйнетдинова җавап бирде.
- Аллергия һәрвакыт нәселдән-нәселгә күчә, авыру каяндыр кинәт кенә килеп чыкмый. Аллергиягә дучар булган ата-ана бу чирне үз балаларына “бүләк итә”. Бу – күптән расланган факт. Аллергия генетик нигезгә ия.
Моннан тыш аллергия һәр гаилә әгъзасында аерым төр аллергенга булырга мөмкин.