Аллергия: Игътибар итәргә кирәк булган билгеләр
Аллергия – ул хроник авыру. Ул иммун системасының тышкы һәм эчке тирәлектәге матдәләргә җавабы. Аллергия – Җир шарында иң киң таралган авыруларның берсе. Аллергия төрләре, билгеләре һәм аллергияне дәвалау турында Республика балалар клиник хастаханәсе аллерголог-иммунологы Гөлнара Рыжова сөйләде.
Аллергия нәрсәләргә була ала, һәм аның нинди билгеләре була?
Аллергия азык-төлек (организмның туклану продуктларына реакциясе), көнкүреш (хайваннар, көнкүреш химиясе, тукымалар, косметик чаралар белән контактта булганда реакция), серкә (үсемлек серкәсенә реакция), дару (медикаментлар кабул иткәндә барлыкка килә), инсект (бөҗәк тешләп, аның төкереге канга эләккәндә) булырга мөмкин.
Кешеләрнең күпчелеге (30-60 проценты) үсемлек серкәсенә аллергия белән очраша. Каен, зирек, чүп үләннәре һәм әремнең чәчәк атуы көчле реакция тудырырга мөмкин. Иң киң таралган аллергияләр арасында икенче урында азык-төлеккә аллергия тора. Ә иң билгеле аллергеннар – сөт, тавык йомыркасы, бодай, чикләвек, балык һәм диңгез продуктлары.
Аллергия авыруы 3 авырлык дәрәҗәсендә узарга мөмкин. Иң җиңеле – тәндә тимгелләр чыгу һәм кычыту. Икенче дәрәҗә – бронхиаль өянәк, буылу, сулыш алу авыраю рәвешендә була. Өянәк алдыннан томау, тамак кытыклану, йөткерү, күкрәк читлегендә басым булырга мөмкин. Аллергиянең иң авыр формасы – Квинке шеше һәм анафилактик шок. Бу очракта кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.
Еш кына аллергия симптомнарын салкын тию белән бутарга мөмкин. Ике очракта да томау, күз яшьләре агу, йөткерү күзәтелә. Аллергия билгеләре бик тиз килеп чыга һәм тәүлектән берничә айга кадәр дәвам итәргә мөмкин, хәтта аллерген юк ителгән очракта да. Салкын тию исә вирус белән контакттан соң берничә көн узгач, гомуми хәлсезлек һәм кәеф бозылу, температура күтәрелү белән барлыкка килә, һәм авыру 3 көннән 14 көнгә кадәр дәвам итә.
Аллергиядән ничек сакланырга?
Бүгенге көндә ни өчен бер кеше аллергиядән интегә, ә икенчесе юк, дигән сорауга төгәл җавап юк. Әмма нәселдәнлек факторының зур роль уйнавы билгеле. Аллергик реакцияләр барлыкка килүгә экологик хәлнең начараюы, рациональ булмаган туклану, кирәгеннән артык дару терапиясе, антибиотикларны һәм биологик актив өстәмәләрне контрольсез куллану, стресс, аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше һәм климатның үзгәрүе кебек факторлар тәэсир итә. Болар барысы да иммунитетны төшерә, һәм организмның төрле авыруларга бирелүчәнлеге кискен арта.
Аллергиядән тулысынча котылырга ярдәм итүче дару әлегә уйлап табылмаган, ләкин авыру билгеләрен җиңеләйтү ысуллары бар. Беренчедән, рецептсыз антигистамин препаратлар бар. Икенчедән, аллергеннар белән контактны киметү өчен, катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
• Даими җыештырырга. Тузан суырткыч куллану һәм дымлы җыештыру аллергеннар санын киметергә сәләтле.
* Хайваннар кавыгыннан сакланырга. Моның өчен хайваннарны йокы бүлмәсенә кертергә, бигрәк тә караватка яткырырга ярамый. Текстиль идән япмаларын да кулланмаска кирәк.
* Талпаннардан һәм өй тузаныннан котылырга. Барлык текстиль өслекләрне дымлы җыештыру һәм атна саен кайнар пар белән эшкәртү аллергеннар санын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә.
* Күгәрекне бетерергә. Моның өчен күгәрекнең аз гына билгеләре булса да, шул урынга махсус эшкәртү үткәрергә кирәк. Ванна бүлмәсе, кухня, подвал кебек дымлы бүлмәләргә аерым игътибар бирергә кирәк.
* Үсемлек серкәләре белән контактны киметергә. Бүлмәдәге һаваны чистарту өчен фильтрлар кулланырга мөмкин. Чәчәк ату сезонында тәрәзә һәм ишекләрне ябык тоту яхшырак.
* Организмның яңа продуктларга, косметикага һәм көнкүреш химиясенә реакциясен күзәтергә.
* Аллергеннарның югары концентрациясе чорында урамда бик йөрмәскә яисә саклагыч битлек (респиратор) кияргә. Баш киеме, күзлек киеп йөрергә, ә йөреп кайтканнан соң, фатирга аллергеннар эләкмәсен өчен, душ керергә һәм әйберләрне юарга кирәк.
Әгәр шулай да аллергиядән котыла алмыйсыз икән, табиб-аллергологка барыгыз.
Моның алдыннан:
* Симптомнар исемлеген төзегез.
* Сәбәпләрен ачыкларга тырышыгыз. Мәсәлән, төчкерү билгеле бер сезонда, өйдә яки урамда, хайван янында булганда борчый.
Аллергиянең һәр төре өчен үз тикшерү планы бар, шул ук вакытта һәр конкрет очракта табиб, пациентның индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, теге яки бу ысулны сайлый. Аллергиянең төрле формаларын дәвалау өчен бүген махсус методика үткәрелә. Ул АСИТ (аллерген-специфик иммунотерапия) исемен ала. Методиканың уникальлеге шунда, дару препаратларыннан аермалы буларак, ул патология симптомнарыннан (томау, төчкерү, күзләрнең кызаруы һ.б.) котылу гына түгел, бәлки озак һәм тотрыклы ремиссия мөмкинлеге дә бирә.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә