news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аллергия белән көрәшүнең төп ысуллары

news_top

Аллергикларга серкә очкан вакытта урамга чыгуны чикләргә, кояштан саклый торган күзлек һәм фатирда һава чистарткычлар кулланырга кирәк. Бу хакта Россия Сеченов университетының Н.Ф. Филатов исемендәге Балалар сәламәтлеге клиника институтының педиатрия кафедрасы профессоры Павел Бережанский сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Аллергия белән көрәшү чаралары: серкә белән элемтәне киметү, пик вакытында урамда йөрүне киметү – иртән йөрмәү хәерле, иң яхшысы яңгырдан соң чыгу. Кояштан саклый торган күзлек кияргә кирәк, болай иткәндә күзгә серкә азрак эләгә. Аллергиклар өчен кондиционерлар һәм вак фильтрлы һава чистарткычлар куллану мөһим», – дигән табиб.

Аның сүзләренчә, өйдә торганда тәрәзәләрне ябарга, өйне дымлы чүпрәк белән җыештырып чыгарга һәм борынны юдыртырга кирәк. Урамнан кергәч тәннән серкә калдыкларын юып төшерү өчен тулысынча душта коенып чыгарга кирәк. Йорт хайваннарын урамда йөрткәндә аларны тулысынча юындырырга кирәк, чөнки аларның йонында да серкә калдыклары калырга мөмкин.

Аллергиклар ашыгыч ярдәм өчен чаралар сайлау өчен табиб белән киңәшергә тиеш, дигән Павел Бережанский. Препаратларны табиб билгеләвеннән башка кабул итәргә ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар