«Әниләр мәчете» телеграм-каналында Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле кешеләре турында аңлаталар.
Бервакыт бер кеше пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килеп: «Әй Аллаһның илчесе, Аллаһы Тәгаләнең кайсы кешеләре иң сөекле һәм Аллаһы Тәгаләнең кайсы гамәлләре иң сөекле?» – дип сораган.
Аллаһы Тәгаләнең илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан кешеләре – аларның иң файдалылары, ә Аллаһы Тәгалә каршында иң яраткан гамәлең – мөселманга бәла-казада ярдәм итеп, бурычын түләп яки ачлыгын басып китергән шатлык».