news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аллаһы Тәгалә кемнәрне ярата?

news_top
Аллаһы Тәгалә кемнәрне ярата?
Фото: © "Татар-информ"

Аллаһы Тәгалә кемнәрне ярата? Нинди гамәлләрне сөя? Тимергали хәзрәт Юлдашев бу турыда телеграм-каналында яза.

«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Барыннан да бигрәк Аллаһы Тәгалә башка кешеләргә күбрәк файда китерә торган бәндәләрен ярата, ә гамәлләр арасында Аллаһы Тәгалә мөселман кешесенә шатлык китергәнне, аны күңелсезләнүдән азат иткәнне, аның бурычын түләгәнне һәм тамагын тукландырганны сөя». (Имам Әт-Тәбарани хәдисләр җыентыгыннан).

Раббыбызның яраткан колларыннан булып, Ул сөя торган гамәлләрне кылып яши алсак иде. Һәркемгә дә имин, бәрәкәтле, хәерле көннәр теләп калам!» – ди хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар