Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аллаһка ышану кайдан килә?

news_top_970_100

Бу хис – иман – Аллаһыга ышану хисе. Ислам галимнәре әйтүенчә, Аллаһка ышаныр өчен, һәр кешегә 3 нәрсә төп сәбәп булып тора. Шул сәбәпләрнең берсен карыйк. Ул да булса һәр кешегә тумыштан бирелә торган Аллаһны тою хисе (фитрый иман).

Бала ана карынында формалаша. Бу хакта һәркайсыбыз белә. Баланың тәне җыелып беткәннән соң, көннәрдән бер көнне яралгы «терелә», хәрәкәтләнә башлый. Халык телендә моны «җан керде» диләр. Галимнәр аңлатуынча, җан ахирәттән җибәрелә. Аллаһның әмере буенча, фәрештәләр җанны ана карынындагы яралгыга өреп китә... Әйдәгез, уйлап карыйк: җан ахирәттән килгәч, димәк, җанның ахирәт тормышын күргәне бар. Ул аны белә!

Әл-Әгъраф (Киртәләр) сүрәсендә болай диелә: «Раббың Адәм (нәселеннән, турыдан-туры аңардан яралтачак балаларын, аның) балаларыннан (исә) аларның аркаларыннан нәселләрен чыгарды һәм (ул нәселләргә тормыш, аңлау һәм сөйләшү сәләте биреп) аларны үз-үзләренә шаһит тотты: «Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» Алар исә: «Әлбәттә (Раббыбыз Син генәсең)! Без (Синнән башка Раббыбыз булмаганына һәм Синең берлегеңә) шаһитлык итәбез», – диделәр. (Аллаһ аны) Кыямәт көнендә сез: «Без моннан хәбәрсез идек», – дип әйтмәвегез өчен (эшләде)» (Әл-Әгъраф (Киртәләр) сүрәсе, 172 нче аять)

Нәкъ менә шуңа күрә, җан үзенең шушы ахирәт тормышына әйләнеп кайтасы барлыгын да төгәл белә. Менә бу фитрый иман дип атала да инде.

Һәр әти-әни баласын үзенчә тәрбияли. Әмма фитрый иман кеше күңелендә гомерлеккә кала.

«Хозур дин турында» телеграм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100